Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгедә алтынсу нематода авыруын ничек танырга?

Сорауга ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фаттерахманов җавап бирә:

news_top_970_100
Бәрәңгедә алтынсу нематода авыруын ничек танырга?

- Бәрәңгедә алтынсу нематода авыруы бәрәңгене генә түгел помидор һәм пасленчалар семьялыгына кергән башка культураларны да зарарлый. Әлеге авыру кишәрлеккә үтеп керсә, уңышка өметләнмәскә кирәк. Бәрәңге үсми, җир астында вак булып ята бирә һәм үлә дигән сүз.

Алтынсу бәрәңге нематодасы – микроскоп аша гына күреп була торган суалчан, ул бәрәңге һәм помидорларның тамырын зарарлый.

Алтынсу нематода белән зарарланган үсемлекләр озак үсә, аскы яфраклары саргая һәм корый. Бәрәңге бүлбеләре бөтенләй яралмый яки бик аз күләмдә була.

Нематода авыруы Татарстанның 21 торак пункты, 14 районында теркәлгән.

Авыру кертмәс өчен, тикшерелгән орлык бәрәңгесе утыртырга, зыян күргән бакчага ике-өч ел дәвамында күпьеллык үләннәр, кузаклылар яки гәрчич чәчәргә, ике ел нематодага каршы торучан сортлар булдырырга кирәк. ТР Фәнни-тикшеренү институты үзенең сортын булдырды. “Кортни” исемле бәрәңге ул.

Татарстанда алтынсу нематода 2007 елдан бирле теркәлә. Кайдадыр ул кими, ә кайдадыр арта. Соңгы тапкыр нематода ике-өч ел элек ткреәлгән иде. Авыру шәхси хуҗалыкларда табыла, махсуслашакан бәрәңге игүче хуҗалыкларда түгел.

Нематода бәрәңге уңышын 80 процентка киметә. Ә авыру башлангычлары туфракта 10 елга кадәр саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100