Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге сабагын кайчан чабарга?

Бәрәңге сабагын кайчан чабарга?

news_top_970_100
Бәрәңге сабагын кайчан чабарга?
Бәрәңгенең сабагын чабу - бик яхшы агротехник ысул. Августның соңгы ункөнлегендә бәрәңгенең җир өстендәге өлешен кисеп алырга, сабакның 10 см чамасы өлешен генә калдырырга кирәк. Белгечләр киңәше "Челнинские известия" сайтында чыкты.

Бәрәңгене алыр алдыннан 10-14 көн кала сабакларны чабып ташлау хәерле.  Бәрәңге сабагын чапкач, барлык туклыклы матдәләр бәрәңгенең бүлбеләренә күчә. Аның кабыгы тизрәк өлгерә, бәрәңге кыш көне яхшырак саклана.

Сабакта җыелган зарарлы матдәләр һәм авырулар бүлбеләргә күчми, мондый бәрәңге яхшырак саклана.

Бәрәңгенең сабагын чапмыйча да алырга була. Әгәр бакча зур булмаса, бәрәңге сабагын чабып тормыйлар.

Бәрәңгене сәнәк белән алу хәерле. Бу очракта бүлбеләр киселми.

Гадәттә, бәрәңгене сентябрь урталарында алалар. Бәрәңгене коры һәм аяз һавада җыеп кую хәерле.

Башта берничә төпне казып карагыз. Бәрәңге кабыгы тыгыз булса, бүлбеләр зур булса - алырга вакыт дигән сүз.

Казыгач, бәрәңге бераз һавада ятып торсын. Аннары капчыкларга тутырып, бер-ике атнага караңгы урынга куеп торыгыз. Шушы арада бәрәңге кабыгы тыгызланып бетә, авырулар булса - алар беленә. Шуннан соң бәрәңгене аерып чүпләп, 2-5 градус җылы булган урынга сакларга куегыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100