Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге алырга ярыймы инде?

Әлеге сорауга Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гәрәфиев җавап бирә.

news_top_970_100
Бәрәңге алырга ярыймы инде?
Август аенда ук авыл халкы дәррәү кубып бәрәңге алырга керешә. Кемдер, корыган сабагына карап эш итә, икенчеләр, һава торышы бозылганчы, көннәр матур торганда алып калырга тырыша. Ләкин күпләрне "икенче икмәк"не алыргамы, әллә иртәрәкме әле дигән сорау борчый. Бакчачы Хәнәфи Гәрәфиев әйтүенчә, республика хуҗалыклары, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да бәрәңге уңышын алырга иртәрәк.



- Хәзер авыл халкы бәрәңге алырга бик иртә тотына. Минемчә, алай эшләү дөрес түгел. Вакытыннан алда алынган бәрәңгене саклавы кыен бит, әле ул төрле авыруларга тиз бирешә торган булачак. Без кечкенә чакта әти-әниләр бәрәңгене октябрь аеның башында гына ала торганнар иде. Ләкин артык озакка сузарга да киңәш итмим, чөнки яңгырлар башланып, бәрәңге чери башларга мөмкин. Быел бәрәңге алу өчен иң кулай вакыт бары тик 15 сентябрьдән генә башлана. Бәрәңге уңышы бик яхшы. Төптән әйбәт чыга, араларында эреләре күп. Һава торышы бик уңай торды. Вакытында яңгыры да яуды, кояшы да кыздырды. 

Аннан соң бәрәңгенең сабагына игътибар итегезәле, ул әле ямь-яшел булып үсеп утыра. Аның сабагы сентябрьнең беренчеяртысында гына саргаячак. Бу вакытта бүлбеләр юкара һәм шуңа күрә бәрәңгесабагыннан бик җиңел аерыла. Әлеге очракта "икенче икмәк"не алыргабула. Сабагыннан җиңел аерылса, димәк, бәрәңге өлгергән була. Бәрәңге уңышыналганчы, сабагын 1-2 атна алдан чабып куярга кирәк. Әлеге вакытта бәрәңге ныгый,өлгерә", - диде бакчачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100