Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхет хисе бирә торган ун ризык

Организмда "бәхет гормоны" җитәрлек күләмдә булсын өчен шушы ризыкларны ашарга кирәк.

news_top_970_100
Бәхет хисе бирә торган ун ризык

Яхшы кәеф, күтәренке күңел булсын кеше организмында серотонин дигән матдә җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Аны "бәхет гормоны", "яхшы кәеф гормоны" дип тә атыйлар. Күтәренке күңелле булу, депрессиядән арыну өчен ашарга киңәш ителә торган продуктлар исемлеге хатын-кызлар өчен сайтта бирелгән.

Банан. Аның составында баш мие эшчәнлегенә йогынты ясый торган бик күп матдәләр . Шул исәптән бәхет гормоны — серотонин чыганагы триптофан да бар. Шулай ук бананда В витамины күп. Организмга бу төркемдәге витаминнар җитмәсә кешенең кәефе төшә.

Әфлисун. Цитруслы җимешләрдә С витамины күп була. Ә ул иммунитетны ныгыта, стресслардан саклый. Әфлисун бәхет гормоны эшләп чыгара торган күзәнәкләрне саклый. Цитруслы җимеш исе дә кәефне күтәреп җибәрә, шатлык китерә.

Бакча җиләге. Аны бәхет җиләге дип тә атыйлар. Ул да С витаминына бай. Бу җиләктәге калий һәм фолий кислотасы организмдагы стресс гормоннарын киметә.

Тавыкның ак ите. Мондый иттә В12 витамины бар. Ул бәхет гормоны — серотонин эшләп чыгару вакытында сарыф ителә. Серотонин җитмәгәндә кеше ярсый, күңелсезләнә. Тавыкның ак ите генә бу үзлеккә ия, бот итендә мондый матдә юк.

Кызыл балык. Кызыл балык итендә омега-3 май кислоталары күп була. Алар исә кәефкә тәэсир итә. Балыктагы В6 һәм В12 витаминнары да күңел  күтәренкелеге барлыкка китерә. Балык ризыкларын атнага ике-өч тапкыр ашарга кирәк.

Чикләвек. Чикләвекләр дә балык кебек тәэсир итә. Май кислоталары әстерхан чикләвегендә күп. Бадәм чикләвеге (миндаль) исә В6 витаминына бай. Ул нерв системасына йогынты ясый, серотонин ясалуда да катнаша. Чикләвекне көненә 60 грамм ашарга кирәк.

Солы боткасы. Солы һәм башка кыяклы ашлыклар ярмасыннан боткалар ашкайнату системасына уңай тәэсир итә. Алар кешегә яхшы кәеф бирә. Мондый боткаларда фолий кислотасы күп була. Фолий кислотасы исә серотонин дәрәҗәсенә тәэсир итә.

Йогурт. Бу продукт кальций һәм D витаминына бай. Алар исә нервыларны тынычландыра, депрессиядән чыгарга ярдәм итә. Йогурт майлы булырга тиеш. Чөнки майсызландырылган ризыклардагы файдалы микроэлементларны организм үзләштерә алмый.

Помидор. Бу яшелчәдә шатлык гормоны синтезлауда катнаша торган В төркеме витаминнары, магний бар. Организмда серотонинга әверелә торган тирамин да помидорда була.

Авокадо. Әлеге җимеш — файдалы матдәләргә иң бай үсемлек. Анда фолий кислотасы, триптофан, В6 витамины бар. Алар исә серотонин эшләп чыгару өчен иң кирәкле элементлар. Яхшы кәеф булсын өчен көн саен ярты авокадо ашау җитә, ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100