Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айның икенче ягында нәрсә бар: кытай зонды төшергән видео

Айның икенче ягында нәрсә бар: кытай зонды төшергән видео

news_top_970_100
Айның икенче ягында нәрсә бар: кытай зонды төшергән видео

Кытайларның Чанъэ-4 (Chang’e-4) зонды Айның икенче ягына - беркайчан да Җирдән күренми торган ягына килеп утырды. Бу хакта мәгълүмат passport.weibo.com сайтында чыкты.

Айның икенче ягына "караңгы ягы" дип атыйлар, чөнки Ай һәрвакыт Җиргә бер ягы белән генә борылып тора. Айның икенче ягында кратерлар күбрәк, грунт тыгызрак.

Айның җиргә күренеп торган ягы (сул яктагы фото) һәм икенче ягы. 

«Чанъэ-4» — Кытайда эшләнгән автоматик станция. Аның составында луноход бар. Ул видеога төшерә һәм Айның өслеген тикшерә. Зонд Карман дип аталган кратер читенә утырган. Бу кешелекнең Айның икенче ягына беренче тапкыр менүе. 

Зонд

Зондны җибәрү мизгеле.

Бу исә Айның икенче ягыннан җибәрелгән беренче фото:

Айга герметик савытларда бәрәңге, рапс һәм ефәк кортын алып менгәннәр. Шул рәвешчә кытайлар үсемлекләр һәм җан ияләре бу шартларда яши аламы икәнен тикшерә.

Кешеләр 1976 елга кадәр Айда алты тапкыр булган иде. Кырык ел буе Айга менәргә теләүче ил булмады.

Кытайлар луноходның Айда йөргән видеосын да күрсәтте. 

Айга кадәр 384 мең км. Айдан алып кайтылган грунт бик кыйммәт тора. Айдан кешелек моңарчы 382 грунт үрнәге алып кайтты. СССРның "Луна" станциясе 0,33 кг грунт алып кайткан иде. Нью-Йорк аукционында Ай грунты 855 мең долларга сатылды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100