Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айфон бәяләре күпмегә төште һәм айфонның яңа модельләре ничә сум тора?

Айфон бәяләре күпмегә төште һәм айфонның яңа модельләре ничә сум тора?

news_top_970_100
Айфон бәяләре күпмегә төште һәм айфонның яңа модельләре ничә сум тора?
Apple компаниясе яңа смартфоннар чыгу сәбәпле, элекке елларда чыккан iPhone 8 һәм 8 Plus, iPhone XR бәяләрен төшерде.

2017 ел башында 64-гигабайтлы iPhone 8 һәм 8 Plus 57 һәм  65 мең тора иде. Соңрак аларның бәяләре 53 һәм 61 мең сумга төште. 

Хәзер iPhone 8 бәясе 40 мең сум тора. iPhone 8 Plus 45 меңгә алып була. 

iPhone XR, башта 65 мең торса, хәзер 50 мең. 

Apple кичә яңа модель телефоннар тәкъдим итте - iPhone 11, iPhone 11 Pro һәм iPhone 11 Pro Max. Алдан заказларны 18 сентябрьдә ясарга мөмкин, сату 20 сентябрьдә башлана. Бәяләре - 11 нче айфон  59,99 мең сум, айфон про - 89,99 мең, айфон про макс - 99,99 мең сум. Иң кыйммәтле смартфон - iPhone 11 Pro Max ның хәтере 512 гигабайтка җитә, ул 131,99 мең сум. 

Яңа айфоннарның өстенлекләре берничә:

1) A13 процессоры - бу смартфоннар дөньяда иң тиз эшли торган булачак

2) Яңа айфоннарның өченче, телеобъективлы камерасы бар, яңа смартфоннарда төнлә төшерү мөмкинлеге булачак

3) Яңа айфоннар зарядкасыз бик озак эшли алачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100