Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк-куллар һәм тәннең башка өлешләре ни өчен корый?

Аяк-куллар һәм тәннең башка өлешләре ни өчен корый?

news_top_970_100
Аяк-куллар һәм тәннең башка өлешләре ни өчен корый?

Тире коруның төп сәбәбе – дым бетү. Бу төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин.

Эпидермисның өске катламын организмны саклаучы кирпеч стена белән чагыштырырга була. Әйтик корнеоцитлар, ягъни суын югалткан һәм үле күзәнәкләр кирпеч ролен үти. Ә күзәнәкләр арасындагы липидлар (майлар), аминокислота, шикәр, сөт кислотасы, сидекчә һәм тире мае катнашмаларын –“цемент” дип карарга була.

Әгәр “цемент” ингредиентлары арасындагы бәйләнеш үзгәрсә, алар үзлекләрен югалта. Дым тизрәк бетә, үлгән тире күзәнәкләре арта һәм алар тире өслегеннән тизрәк коела. Шуннан тире купшаклый башлый.

Моңа тышкы һәм эчке факторлар йогынты ясый.

Тышкы факторлар 

Әгәр аяк-кулыгызда, тәнегезнең башка өлешләрендә тирегез купшаклый икән: 
  1. Сез еш юынасыз. Ванна, мунча, саунада бик еш буласыз. Кайнар су тиренең табигый маен юып төшерә һәм гидролипид балансын боза.
  2. Хлорлы сулы бассейнда йөзәсез.
  3. Күптән түгел өшегәнсез. Салкын температура һәм шул сәбәпле һаваның коры булуы тиредәге дымны бетерә.
  4. Юынганннан соң тирегә мөстәкыйль кибәргә ирек бирәсез, бигрәк тә җилле вакытта. Кулларны юу липид барьерын боза, ә җил дым бетүне көчәйтә. Шуңа күрә җилдә ашалган тире бик еш купшаклый.
  5. Кояшта “янгансыз”. Ультрофиолет мөгезкатлаудагы бәйләнешләрне боза. Шуңа күрә тире купшаклый башлый.
Нәрсә эшләргә? 

Тирене зыянлы тәэсирләрдән сакларга һәм даими рәвештә дымландыргыч крем кулланырга кирәк. 2-3 көннән купшаклау бетсен өчен бу җитә.

Эчке факторлар 
  1. Тирегезне саклауга һәм крем сөртүгә дә карамастан, купшаклану бетми.
  2. Купшакланган урыннарда тире кызарып тора һәм сары төскә керә.
  3. Купшаклаган урын кычыта.
  4. Купшаклаган өлешләр зурая һәм бөтен тәнгә тарала.
Нинди эчке факторлар аркасында тире купшакланырга мөмкин? 
  1. Аллергия (ризыкларга яки киемегез тегелгән тукымаларга).
  2. Витаминнар җитмәү.
  3. Гөмбәчек һәм стафилококк инфекцияләре.
  4. Гипергидроз.
  5. Псориаз.
  6. Тимрәү (лишай).
  7. Дарулар йогынтысы.
  8. Иммун системасы эшчәнлеге бозылу.
  9. Онкологик процесслар.
Нәрсә эшләргә? 

Терапевтка яки дерматологка барырга кирәк. Бары тик табиб кына төгәл диагноз куя ала. Моның өчен берничә тест узарга туры киләчәк: тирене кырып алалар һәм кан анализы ясыйлар. Нәтиҗәләр буенча табиб дәвалану билгели. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100