Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру кешеләргә ураза тоту ярамаса, нәрсә белән алмаштыра ала?

Уразаны авыру сәбәпле тота алмаучыларга ислам динендә җиңеллек бар.

news_top_970_100
Авыру кешеләргә ураза тоту ярамаса, нәрсә белән алмаштыра ала?
Сорауга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде. - Беренчедән, шундый авыру булырга тиеш: әгәр дә ураза аның авыруын арттыра икән, яисә ул ураза нәтиҗәсендә үләргә мөмкин икән, ул вакытта уразаны тотмый. Аны соңракка - хәле яхшырганчыга, ягъни терелгәнчегә, авыруы киткәнчегә кадәр калдыра. Һәм дә калдырган һәрбер көн өчен аның казасын кыла. 1 көн өчен 1 көн каза кыла. Бик картлыкка җиткән әбиләр-бабайлар Рамазан вакытында булса да, башка вакытта булса да уразаны тота алмыйлар, алар ул вакытта фидия сәдакасы бирергә тиеш була. Әгәр матди мөмкинчелекләре бар икән, ул вакытта фидия сәдакасы бирергә кирәк. Фидия сәдакасы 1 фәкыйрьне көненә 2 мәртәбә ашатуны аңлата. Яисә без аны акчалата буларак билгеләдек, 200 сум көненә. Һәрбер калдырган көн өчен 200 сум була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100