Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда туган балага махсус пособие алу өчен гаризаны кайчанга кадәр язып була?

Авылда туган балага махсус пособие алу өчен гаризаны кайчанга кадәр язып була?

news_top_970_100
Авылда туган балага махсус пособие алу өчен гаризаны кайчанга кадәр язып була?
Татарстан авылларында яшәүче хатыннарга беренче бала тапкан өчен бер тапкыр түләнә торган пособие бирелә. Түләүне алу өчен алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халкыны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

"Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен  Республика матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Акча бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә", диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү билгеләү карары кабул ителгән. 

Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәр ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңарга 100 мең сум акча каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100