Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта ничә көн өстәмә ял итәбез?

Августта ничә көн өстәмә ял итәбез?

news_top_970_100
Августта ничә көн өстәмә ял итәбез?
Августта Татарстан халкын бер көн өстәмә ял көтә. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Быел Корбан бәйрәме 11 августта була. Ул якшәмбе көнгә туры килә. Ләкин гает бәйрәме дүшәмбегә күчерелми. Төбәк законнары буенча, якшәмбегә туры килгән республика бәйрәмнәре икенче көнгә күчерелми.

Татарстан Республикасы көне 30 августта бәйрәм ителә. Быел ул җомга көнгә туры килә. Шулай итеп, Татарстан халкы өч көн рәттән - җомга, шимбә, якшәмбе ял итәчәк. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100