Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашказаны авыруларын тома балавыз - прополис белән дәвалау ысуллары

Ашказаны авыруларын тома балавыз - прополис белән дәвалау ысуллары

news_top_970_100
Ашказаны авыруларын тома балавыз - прополис белән дәвалау ысуллары
Элек-электән үк тома балавыз (прополис) үзенең дәвалау үзлекләре белән дан тота. Ул ашказаны ялкынсынуларын дәвалый,  ашказаны җәрәхәте яки гастрит вакытында куллану да файда бирә. СССР заманында ук галимнәр тикшерү уздырып, прополисның әлеге симптомнарны бетерүен раслаган. Прополис ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалауда файдалы һәм куркынычсыз чара.

Тома балавызның ашказанына файдасы:

Проплисның көчле антибактериаль үзлеге хеликобактер пилори белән көрәшергә ярдәм итә.

Прополисның ялкынсынуга каршы үзлеге бар. Ул ашказанын элпә белән каплый һәм аның стеналарын ярысткычлардан саклый. Мондый саклау күзәнәкләрне тиз арада яңартырга ярдәм итә.

Тома балавызда бик күп микроэлементлар бар. Алар тукымаларның торышын яхшырта, шулай ук яраларны тиз төзәтә.

Тома балавыз белән ашказаны җәрәхәтен дәвалау

Тома балавыз маеннан башлау яхшырак булыр. Ул ашказанын каплый һәм ялкынсынуны бетерә. 5 грамм прополисны 95 грамм ак май белән бутарга кирәк. Катнашманы пар мунчасына куеп 15-20 минут акрын утта тотыгыз. Болгатып торырга кирәк. Кайнатып чыгарырга кирәкми. Масса суынгач аны бер чәй кашыгы белән көненә 3 тапкыр кабул итәргә кирәк.

Ашказаны җәрәхәтен тагын да нәтиҗәлерәк чара – тома балавызның спиртлы төнәтмәсе белән дәваларга була. Ул антимикроб үзлеккә ия. Ул ашказаны стенкаларын саклагыч элпә белән каплый, әчелекне бетерә, үт бүлеп чыгаруны яхшырта, спазмнарны бетерә һәм яраларны төзәтә. Дәвалауны 5 яки 10 процентлы дарудан башларга кирәк. Чөнки көчлерәге ашказанын авырттырырга мөмкин. Стаканның дүрттән бер өлешенеә су яки сөт салып шуңа 40-60 тамчы дару болгатып эчегез. Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан кабул ителә.

Ашказаны җәрәхәте төзәлеп бетмәгән икән, тагын бер курс кабатларга кирәк.

Тома балавыз белән гастрит дәвалау

Прополис эч янудан һәм авыртудан, күңел болганудан, косудан һәм башка сиптомнардан ярдәм итә. Иң нәтиҗәле рецептлар:

Прополис чәйнәү.
Гастрит кискенләшкәндә ач карынга 8 грамм прополис чәйнәү ярдәм итәчәк. Моны ай дәвамында һәр көнне эшләргә кирәк. Әгәр аллергия була икән, бу дарудан баш тартырга кирәк.

Спиртлы төнәтмә кабул итү. Төнәтмә гастритны дәвалауда иң киң таралган чара булып тора. Моның өчен 100 грамм спирт һәм 100 грамм прополис кирәк. Бергә бутагыз һәм 15 минут тирәсе яхшылап болгатыгыз. Соңыннан 3 көн төнәтергә кирәк. Тиешле вакыт узганнан соң катнашманы марля аша сөзәргә була. Ашарга бер сәгать кала 10-15 тамчы эчәргә кирәк. Курс ике атна дәвам итә. Тик инде өченче-бишенче көнне үк җиңеллек сизеләчәк.

Әлеге рецептларны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур. Сәламәт булыгыз! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100