Алма ни сәбәпле кулга ябыша?

2 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://pixabay.com
Алма табигый балавыз бүлеп чыгара. Шуңа күрә бакчадан өзеп алган алма кулга ябышкан булып тоела. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Алманың төрле сортлары табигый балавызны төрле күләмдә бүлеп чыгара, шуңа күрә бер төр ябышкаграк булса, башкалары шома кебек тә тоелырга мөмкин.

Йөзем җимеше (виноград) та шундый балавыз каплам белән капланырга мөмкин.

Әлеге табигый балавыз матуррак булган саен, алма да файдалырак була. Балавыз белән капланган алмада дым яхшырак саклана, алар сусыл һәм тәмле була.

Балавыз белән каплана торган сортлар әле күптән түгел генә барлыкка килгән. Аларны генетиклар һәм селекцонерлар ясалма юл белән китереп чыгарган.

Алманың бу үзлегенең өстенлеге бар. Яңгырдан соң тамчылар да бик тиз генә шуып төшеп бетә, җимеш коры булып кала. су тамчылары исә авырулар китереп чыгарырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла