Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алма белән саклагыз": Бәрәңге сатып алучыларга тугыз киңәш

"Алма белән саклагыз": Бәрәңге сатып алучыларга тугыз киңәш

news_top_970_100
"Алма белән саклагыз": Бәрәңге сатып алучыларга тугыз киңәш
Кышка саклау өчен бәрәңгене ярминкәдә алырга уйласагыз, игътибарлы булыгыз. "Челнинские известия" сайты бәрәңге сатып алучыларга киңәшләр бирде. 

Соң өлгерә торган сортларны сайлагыз - алар яхшырак саклана.

Бәрәңгенең сарырагын сайлау хәерле. Ул алсу төсле бәрәңгегә караганда яхшырак саклана. Ак бәрәңгенең кабыгы ачык төстә була.

Бәрәңге чиста һәм коры булсын. Балчыклы бәрәңге алмагыз. Әгәр ул юеш һәм туфраклы булса, начар сакланачак.

Бүлбеләр яшелләнгән булмасын.

Башта бераз алып, пешереп карагыз. Тәмле булса, күбрәк итеп алырсыз.

Бәрәңгене ярып карагыз. Эчендә черегән урыннар, кара таплар булмасын.

Бәрәңгене иснәп карагыз. Черек исе килмәсен.

Бәрәңгене тартмаларга салып саклагыз. Идәннән 15-20 см биеклектәге аскуймага урнаштырыгыз. Стена буена куймагыз. Урын җилләтелә торган булсын.

Бәрәңге арасына 2-3 алма салыгыз. Алма салсаң, бәрәңге үрмәс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100