Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча китерә торган сынамышлар

Акчага бәйле сынамышлар шактый. Шуларның берничәсен искә төшерәбез.

news_top_970_100
Акча китерә торган сынамышлар

Кеше акчасын санамагыз, үзегезнекен исәпләгез! Көнчелек — начар гадәт. Кеше акчасын санасаң, үзеңнеке бетәр.

Акчаны озак сакламагыз!

Гадел булмаган юл белән табылган акча кайгы китерә.

Кыйммәтле материалдан эшләнгән акча янчыгы байлык китерә.

Акча янчыгына кәгазь акчаны алгы ягы белән тезеп барыгыз. Серия номеры язылган ягы — акчаның алгы ягы, ягъни йөзе була.

Акча янчыгы бүләк итсәгез, тимер акча салып бирегез.

Акча булсын дисәгез, теләнчеләргә сәдака бирегез.

Бурыч алсагыз, аны ваклап бүлеп бирегез. Бурыч биреп торган кешегә бу хәл ошамас инде. Тик бурычны ваклап бүлеп бирү байлык китерә дигән сынамыш та бар.

Хезмәт хакын алган көнне үк тотмагыз. Икенче иртәнгә кадәр булса да түзеп торыгыз.

Сул кул кычытса, акча керәчәк.

Акчаны сул кул белән алыгыз, уң кул белән бирегез.

Кесәләрегездә тишек булса, тизрәк тегеп куегыз. Тишек кесә — хәерчелек эсти.

Кибеттә кайтарып биргән акчаны тиененә кадәр санап алыгыз. Акча санаганны ярата.

Хайваннарны кемгә дә булса биргәндә, бераз гына булса да, акча алыгыз.

Байлык хакында татар халык мәкальләре дә шактый. Мәсәлән:

Бай ярлыдан көлгән, бер айдан үзе бөлгән.

Байлык бүген синдә кунак, иртәгә — миндә.

Бай булыгыз! Бу сынамышларның күпчелеге кешене тәртипкә өйрәтү максатыннан кабул ителгәнен дә онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100