Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 елда пенсия ничә сумга арта?

Пенсияләрнең индексациясе 2019 елның 1 гыйнваренә планлаштырылган.

news_top_970_100
2019 елда пенсия ничә сумга арта?
Индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак, һәм 7,05 процент тәшкил итәчәк дип хәбәр итә Хезмәт министрлыгы. Пенсиянең ничә сумга артачагы пенсия күләменә бәйле. Аны һәр кеше үзе исәпләп чыгара ала. Моның өчен хәзер алган пенсияне 100гә бүлергә һәм индексация процентына шалтыратырга кирәк. Мәсәлән, хәзер айлык пенсиягез 12 000 сум, ди. 12 000 : 100 = 120.120*7,05 = 846Димәк, пенсиягез 846 сумга артып, 12846 сум алырга тиеш булачаксыз.2020 елда индексация күләме 6,6 процент, 2021 елда 6,3 процент тәшкил итәчәк.Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация кагылмый.Вице-премьер Татьяна Голикова ил буенча алганда пенсионерларның еллык кереме уртача 12 мең сумга артачак диде, ягъни айлык пенсия якынча 1 мең сумга артачак. Бу пенсия яше артуга бәйле, ди Голикова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100