Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 елда хаҗга юлламалар ничә сум торачак?

Иң арзан юллама – 149 мең сумнан башлана, иң кыйммәте 385 мең сум, - диде Ранис хәзрәт Вахитов.

news_top_970_100
2019 елда хаҗга юлламалар ничә сум торачак?
Киләсе елда хаҗ кылу өчен юллама хаклары билгеле. Бу хакта “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хәбәр итте.  

“Бүгенге көндә хаҗ юлламалары өчен бәяләр куелган. Ләкин долларга бәйле рәвештә бәяләр “уйнап” тора. Согуд Гарәбстанында ниндидер чуалышлар булса да, бәяләр артырга мөмкин. 

Бүген иң арзан “Эконом” программасы 149 меңнән башлана. Бу программа белән Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән китеп була. Иң кыйммәтле “Комфорт” программасы 385 мең сум. Булачак хаҗи, шушы бәя белән килешү төзеп, акчасын түләп куя икән, юллама бәяләре арткан очракта да, бу аңа кагылмый”, - диде программа җитәкчесе. 

Ранис хәзрәт сүзләренчә, 2018 елда экономияле программага тукталучылар күбрәк булган. 2018 елда хаҗилар өчен “Катнаш эконом”, “Эконом-авиа”, “Стандарт”, “Комфорт” программалары тәкъдим ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100