Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яше тулмаган балалары булган әниләргә нинди салым чигерүләре каралган?

Гаиләмдә шундый хәл. Дүрт балабыз туды, беренче бала 18 яшьтән зуррак, икенчесе үлде, калган икесенең 18 яше тулмаган. Миңа, әни буларак, нинди салым чигерүләре каралган?

news_top_970_100
18 яше тулмаган балалары булган әниләргә нинди салым чигерүләре каралган?

Җавап: Салым периодының һәр ае өчен салым чигерүләре баланы үз тәрбиясендә тотучыга – атасына яки анасына, атасы яки анасының тормыш иптәшенә, уллыкка-кызлыкка алучыга түбәндәге күләмдә исәпләнә: 1400 сум – беренче балага; 1 400 сум – икенче балага; 3 000 сум – өченче һәм аннан соң туган балаларның һәрберсенә һәм 12 000 сум – һәр балага, әгәр ул 18 яше тулмаган инвалид бала икән, яисә ул 24 яшькәчә I яки II төркем инвалид булып, көндезге бүлектә укучы, аспирант, ординатор, интерн, студент, курсант булса. Салымнан күпме акча кайтарыласын билгеләгәндә балаларның гомуми саны исәпкә алына, ягъни беренче бала – аңа салым чигерүе бирелү-бирелмәвенә карамастан, яше буенча иң өлкән бала итеп карала. Балаларның туу чираты аларның туган көннәре буенча, аларның яшенә бәйсез рәвештә билгеләнә, шул исәптән балаларның берсе үлгән очракта да.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100