Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

111 яшькә җитәр өчен ничек яшәргә?

111 яшькә җитәр өчен ничек яшәргә?

news_top_970_100
111 яшькә җитәр өчен ничек яшәргә?

Бөек Британиянең иң өлкән кешесе — 111 яшьлек Боб Уэйтон (Bob Weighton) озак яшәү серен әйткән. «Үлемнән ничек тә качарга кирәк», дигән бу бабай. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте. 

Ул 111 яшьлеген 29 мартта картлар йортында каршы алган. Бирегә аның танышлары һәм дуслары килгән. «Мин дә кешеләр курыккан бар нәрсәдән куркып яшәдем. Грипп, малярия белән авырдым, берничә тапкыр операция ясаттым. Күптән үләргә тиеш идем инде, мине көрәшче дияргә була», — дип сөйләгән ул.

Өлкән яшьтәге бу абзый игътибар үзәгендә булырга яратмавын әйтә. Ул яңа кешеләр белән танышырга ярата. Елизавета Икенчедән бер «җансыз булса да» открытка җибәрүен сорый. «Мин шуны аңламыйм: королева исеменнән бирелгән бүләкләр өчен ник дәүләтүләргә тиеш? Бу бит аның шәхси бүләге», — дип шакката 111 яшьлек бабай.

Бабай сүзләренчә, аның озын-озак гомере эчендә дөнья шактый үзгәргән. Ләкин кешеләр үзгәрмәгән икән.

Ике улы, кызы, ун оныгы, оныкларының 25 баласы булган бу бабай әле дә мөстәкыйль яшәргә тырыша. Уэйтон ашарына да үзе пешерә, азык-төлек кибетенә йөри.

Аның ходункиларына «Боб 111» дип табличка куйганнар. «Кәефе начар булганнарның күбесе бу табличканы күргәч, елмаеп куя. Тукталып сөйләшә башлыйлар. Мин нәкъ менә шуның өчен яшим дә», — дигән пенсионер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100