Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 октябрьдә бөтен дөньяда интернет бетәчәк дигән сүз дөресме?

11 октябрьдә тарихта беренче тапкыр криптография ачкычларын алмаштыру процессы булачак.

news_top_970_100
11 октябрьдә бөтен дөньяда интернет бетәчәк дигән сүз дөресме?

Бөтен дөньядагы интернет-кулланучылар өчен борчу туарга мөмкин. Интернетка керү проблемасы турында домен исемнәре һәм  IP-адреслар белән идарә итүче корпорациягә (ICANN) сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

11 октябрьдә тарихта беренче тапкыр криптография ачкычларын алмаштыру процессы булачак. Бу ачкычлар домен исемнәре системасын саклый. Шул сәбәпле кайбер кулланучылар 48 сәгать дәвамында кайбер ресурсларны ачканда кыенлыклар белән очрашырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Система "server failure" яки SERVFAIL хатасын күрсәтергә мөмкин.

ICANN һәм АКШ Сәүдә министрлыгы арасындагы килешү вакыты 2016 елда беткән. Вашингтон интернетны контрольдә тотуны дөнья җәмгатьчелегенә тапшырган. Бу эшләр белән Халыкара иҗтимагый оешма шөгыльләнгән. Хәзер исә интернет белән идарә итү моделе төрле илләрдәге барлык катнашучылар ярдәмендә башкарылыр дип күзаллана.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100