Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июньнән нинди үзгәрешләр көтелә?

Быелгы җәйдән сәяхәт итәргә яратучыларны бәхет баса - алар телефон өчен азрак түләячәк. Әмма машиналарын бизәргә яратучылар өчен кыенгарак туры киләчәк. Шулай ук чит илдән тәмәке кертеп, шул бизнес белән шөгыльләнергә уйлаган булсагыз, бу ниятегездән кире кайтырга киңәш итәр идек.

news_top_970_100
1 июньнән нинди үзгәрешләр көтелә?
1. 1 июньнән кәрәзле телефон операторлары челтәр эчендәге роумингны юкка чыгарырга тиеш. Ягъни, өегездә булсагыз да, Мәскәүгә, Камчаткага, Кавказга барсагыз, шалтыраткан өчен сумма үзгәрми. 

2. Чит илләрдәге банкларда акчасы булганнарның капиталына амнистия керә.

3. ОСАГОга бәйле бәхәсләрне финанс омбудсмены ярдәмендә хәл итеп була. Кешеләр өчен бу бушлай, мөрәҗәгатьне электрон формада да, язып та биреп була. Мөрәҗәгать 15 көн эчендә карала. 

4. Автотюнинг ясатырга теләүче кеше башта лабораториядә техник экспертиза ясатырга, аннары ГИБДДдан рөхсәт алырга тиеш. 

5. 1 июньнән ир белән хатын милекләрен балаларына калдыру өчен уртак васыятьнамә яза ала. 

6. Чит илдән тәмәке керткән оешмаларга акциз арта. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100