Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июльдән законнарга нинди үзгәрешләр кертелә?

1 июльдән законнарга нинди үзгәрешләр кертелә?

news_top_970_100
1 июльдән законнарга нинди үзгәрешләр кертелә?

Гадәттә, күпчелек кануннар 1 гыйнвардан һәм 1 июльдән гамәлгә керә. 2019 елның 1 июленнән нинди кануннарны көтәргә?

1. Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үзгәрә. Алар 2,4 процентка артыр дип көтелә. 1 гыйнварда тарифлар 1,7 процентка арткан иде инде. 

2. Май аенда кайбер пенсионерларга пенсияләрне арттыру турында карар кабул ителде. Өстәмә акча 1 гыйнвардан исәпләнеп түләнәчәк. 1 июльгә кадәр хөкүмәт бу акчаларны ияләренә тапшырып бетерәчәк.

3. 1 июльдә хөкүмәтнең ягулыкка бәяләрне былтырның май ае дәрәҗәсендә тоту турында нефть компанияләре белән килешү срогы чыга. Димәк, бензин, дизель ягулыгының бәясе артуы ихтимал.

4. Инвалид балаларын караган, беркайда да эшләмәгән әти-әниләргә компенсацион түләүләр ике тапкыр диярлек арта. Хәзер 1 группа инвалид баланы яки тумыштан 1 группа инвалид булган кешене караган әти-әни (опекун) 10000 (элек 5500 иде) алачак. Баланы башка кеше караган очракта компенсация үзгәрми - 1200 сум кала. Бу акчаны алу өчен документлар җыярга кирәк булачак. 

Компенсация инвалид балага бирелә торган пенсия белән бергә түләнәчәк.

5. Кредитларга процентның максималь күләме кертелә. Ул көненә 1 проценттан артык була алмый, димәк, еллык процентның максималь күләме - 365 процент. Шул рәвешчә, банклар, яки әҗәткә акча бирә торган фирмалар үзләре теләгән күләмдә процент кертә алмый. 

6. Сөтне ясалма продуктлардан аеруы җиңеләя. Сөттән ясалган продуктлар витринада пальма мае яки башка төрле чималдан әзерләнгән продуктлардан аерым куелырга тиеш. Сөттән ясалган продуктларга аның чын икәне язып куелачак.

7. Россиядә җитештерелгән аяк киеменә яңа төрле маркировка ябыштырып куелачак. Бу контрафакт продукциягә каршы көрәш максатыннан эшләнә. Маркировкадан карап, аның кайда һәм ничек җитештерелгәнен тикшереп булачак дип ышандыралар. 

8. Онлайн кассаларны кулланырга тиешле предприятиеләр саны арта. Болар - халыкка хезмәт күрсәтүче шәхси эшмәкәрләр (салым режимы нинди булуга карамастан), сәүдә һәм тукландыру өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, сәүдә автоматларын кулланучы шәхси эшмәкәрләр, билетларны транспорт салонында сата торган автомобильдә пассажир ташучылар.

9. ОСАГО килешүен төзи алмаган иминият компанияләре бу хакта сайтларында искәртергә һәм сайтларын ябып куярга тиеш. Бу иминият компанияләре ОСАГОдан баш тартмасын өчен эшләнгән.

10. Өлешләп фатир сатып алудан баш тарта барабыз. 1 июльдә проектлы финанслау кануны гамәлгә керә. Төзүчеләр фатирларны өлешләп сатып алучыларга турыдан туры сата алмый. Акча махсус счетка күчереләчәк. Төзүче йортны гамәлгә тапшырмыйча торып, счеттагы акчаны куллана алмый. Шул рәвешчә, йорт тапшырылмаса, өлешләп сатып алган кешенең акчасын кире кайтару мөмкинлеге барлыкка килә. 

11. 50 дән артык номеры булган кунакханәләрнең барысы да "йолдызлы"га әйләнәчәк. Кунакханә, нинди булуына карап, ничә йолдызга ия булуы хакында таныклык алырга һәм аны кулланучыларга күрсәтергә бурычлы. Әгәр кунакханә күбрәк "йолдыз" күрсәтсә, аңа штраф салыначак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100