Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 гыйнвардан бала караган өчен түләнә торган пособие күпмегә артачак?

1 гыйнвардан бала караган өчен түләнә торган айлык пособие күләме 26 мең сум булачак.

news_top_970_100
1 гыйнвардан бала караган өчен түләнә торган пособие күпмегә артачак?

2019 елның 1 гыйнварыннан бала караган өчен түләнә торган айлык пособие 26 мең сум булачак. 2018 елда бу сумма 24 мең сум булды. Бу хакта Социаль иминият фондына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 

“2019 елның 1 гыйнварыннан бала караган өчен түләнә торган айлык пособие күләме 26 152,27 сум булачак”, - диделәр фондта.

Пособиене исәпләү өчен алдагы ике ел өчен хезмәт хакы алына. Бу сумма чикләнгән базадан артмаска тиеш. 2017 һәм 2018 елларда Фондка иминият кертеме өчен чикләнгән базалар 755 мең һәм 815 мең. Бу йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләрнең максималь күләмен, шулай ук бала караган өчен түләнә торган айлык акчаны арттырырга ярдәм итә.

2019 елның 1 гыйнварыннан йөклелек һәм бала табу буенча 140 көн отпуск өчен пособие 52 мең булыр дип көтелә.

“Иминият очраклары булганда 2019 елның 1 гыйнварыннан йөклелек һәм бала табу буенча 140 көн отпуск пособиесенең минималь күләме 51 мең 919 сум булачак”, - диделәр фондның матбугат хезмәтендә.

Социаль иминият фондына аңлатуларынча, иминиятләштерелгән затның хезмәт хакы булмаган яки ул бик аз күләмдә булган икән, күрсәтелгән пособиеләр минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнәчәк. Яңа елдан минималь хезмәт хакы күләме 11 280 сум булачак. Хәзер ул 11 163 сумны тәшкил итә.

Йөклелек һәм бала табу буенча 140 көн отпуск өчен түләнә торган пособиенең иң югары күләме 301 меңнән артык булачак. Быел ул 282 мең. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100