Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 августтан кемнәрнең пенсиясе арта?

1 августтан кемнәрнең пенсиясе арта?

news_top_970_100
1 августтан кемнәрнең пенсиясе арта?
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе 1 августтан артачак. Бу турыда "Челнинские известия" сайты яза. 

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елдан башлап индексацияләнә, эшләүчеләрнеке исә индексацияләнми. Ләкин ел саен 1 августта эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабат саныйлар һәм корректировка ясыйлар. Өстәмә акча һәркемгә аерым исәпләнә. Ул эшләүче пенсионерның хезмәт хакына, аның өчен түләнгән иминият кертемнәренә, пенсия балларына бәйле.

Шул ук вакытта, пенсиягә өстәмә акча күләме өч пенсия баллы бәясеннән артмый. Пенсиягә өстәмә акчаны хисаплаганда, бер пенсия баллының кыйммәте итеп кеше пенсиягә чыккан елда булган бәяне алалар.

Пенсиясен 2017 елның 1 апреленнән 2017 елның азагына кадәр вакыт дәвамында рәсмиләштергән кешеләрнең бер пенсия баллы 78,58 сум тора. Шулай итеп, аларның пенсиясенә өстәмә акча 235,74 (78,58×3) сумнан артмаячак.

Әгәр пенсионер 2018 елда пенсиягә чыккан булса, ул вакытта 1 балл 81,49 сум торган. Аның пенсиясенә өстәмә иң күбе 244,47 (81,49×3) сум булырга мөмкин.

Пенсиясен 2019 елның 1 гыйнварыннан рәсмиләштергән пенсионерларның пенсиясенә өстәмә булмый. Чөнки алар 2018 елда туплаган баллар пенсиягә чыкканда исәпкә алынган. Бу кешеләрнең пенсиясен 2020 елның августында гына яңадан санаячаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100