Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

0,1 процентлы авыл ипотекасын кайчан һәм кайда алып булачак?

0,1 процентлы авыл ипотекасын кайчан һәм кайда алып булачак?

news_top_970_100
0,1 процентлы авыл ипотекасын кайчан һәм кайда алып булачак?
Россиядә 2020 елның гыйнварыннан башлап авылда яшәүчеләр өчен ипотека программасы гамәлгә керә. Бу турыда ТАСС агентлыгы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лутка сылтама белән хәбәр итте.

Оксана Лут сүзләренчә, бу программаны ике зур банк әзерли.

"Ел азагына кадәр продуктлар эшләнеп бетә һәм раслана. Бюджет проекты кысаларында льготалы ипотека суммасы теркәлгән инде. Шуңа күрә без 2020 елның гыйнварыннан башлап продуктны гамәлгә кертербез дип өметләнәбез", - дигән Лут.

Авыл җирендә яшәүчеләр өчен ипотека кредиты ставкасы елына 3 процент була. 2020 елда бу программаны финанслау өчен бюджеттан миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Оксана Лут сүзләренчә, төбәкләр софинанслауда катнашып, ипотека ставкасын 0,1 процентка кадәр төшерә ала.

Россиядә авыл ипотекасы кертүне май аенда премьер-министр Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100