Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмә Юлия Началова авырган подагра чире ничек башлана?

Мәрхүмә Юлия Началова авырган подагра чире ничек башлана?

news_top_970_100
Мәрхүмә Юлия Началова авырган подагра чире ничек башлана?

Подагра — артритның катлаулы формасы. Ул күпчелек очракта төнлә сиздерә. Беренче билгеләр буыннар авыртудан башлана. Буыннар дүрт сәгать чамасы рәттән сызларга мөмкин. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

  • Җырчы Юлия Началова 16 март көнне 38 яшендә вафат булды. Җырчының шикәр диабеты һәм подагра белән авырганы билгеле. Аның әтисе, продюсер Виктор Началов кызының үлеме сәбәбен абсцесс (үлекләү), дип атады.

Беренче чиратта, подагра аяктагы баш бармакта сизелә. Шулай ук терсәкләр, тезләр, кул бармаклары буыннары сызлый.

Икенче төп билгесе — озак дәвам итә торган дискомфорт — уңайсызлык. Авырту бераз басылгач, ниндидер бер уңайсызлык атналар буена дәвам итәргә мөмкин.

Сызлый торган буын кызарырга, ялкынсынырга мөмкин. Бу урында тән тиресе кыза. Подагра чире ныгыган саен, кешегә буыннарын хәрәкәтләндерү кыенлаша.

Бу авыру буыннарга урата дигән матдә утыргач барлыкка килә. Канда сидек кислотасы артып киткәндә, шушы матдә барлыкка килә. Заманча микроскоплардан күренгәнчә, подагра булганда, сөякләргә «энәләр кадалган» кебек күренә. Сидек кислотасы кристаллары нечкә энә кебек формада була. Подагра авыруы белән чирләгән кешеләрдә әлеге кристаллар ашказанында, аортада, йөрәк клапаннарында да була.

Подагра күп очракта нәселдән килгән авыру була. Дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү дә әлеге куркыныч авыруны китереп чыгара. Алкоголь, шикәр, фруктоза, кызыл ит, бавыр, бөерләр, моллюсклар, краблар, ясмык, борчак, кузаклы ярмаларны күп ашау подагра килеп чыгуны тизләтергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100