Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су эчеп ябыгып буламы? (өч кагыйдә)

Су эчүнең ябыгуга ничек йогынты ясавын төгәл билгеләп булмый, тик аның файдасы аермачык.

news_top_970_100
Су эчеп ябыгып буламы? (өч кагыйдә)

Хәзерге вакытта медиинада су эчеп ябыгып булуны тулысынча раслаган төгәл мәгълүмат юк. Шулай да су эчүнең организм өчен файдалы үзлекләре бар. Бу турыда «Вести. Медиина» порталы яза.

Су аппетитны баса. Ашказаны тулы булгач, баш миенә тамак тук дигән хәбәр килә. Ашказанында су булгач, ризык азрак керә. Шуңа күрә ашар алдыннан бер стакан су эчеп кую файдалы.

Су калорияләрне яндыра. 500 мл салкын су энергия сарыф итүне арттырганы ачыкланган. Тикшеренүчеләр фикеренчә, ашкайнату процессы барышында организм салкын суны җылыту өчен энергия сарыф итә. Әлбәттә, бу очракта сүз минималь саннар турында бара.

Су токсиннарны бетерә. Детоксның билгеле булган бердәнбер төрен көн саен безнең бөерләребез һәм бавырыбыз башкара. Ләкин организмга су җитмәгәндә, бу органнарда калдыкларны эшкәртү дөрес бармый. Эч күперә. Бу вакытта организмдагы сыеклык тоткарлана. Авырлык кимеми, киресенчә арта. Шуңа күрә, ашкайнату системасы эшчәнлеген оптимальләштерү өчен, сыеклыкны җитәрлек күләмдә эчәргә кирәк.

Су майны яндыра. Майларның метаболизм процессы липолиз дип атала. Ул гидролиздан — су молекулалары май молекулалары белән тәэсирләшеп, глицерин һәм май кислоталары барлыкка килүдән башлана. Шуңа күрә су, беренчедән - майны яндыру, икенчедән - тиешле урыннарда һәм дөрес күләмдә май туплау өчен кирәк.

Нәтиҗә. Су эчүнең ябыгуга ничек йогынты ясавын төгәл билгеләп булмый, тик аның файдасы аермачык, диелгән әлеге хәбәрдә.

Экспертлар фикеренчә, өч кагыйдә бар. Беренчесе — ашар алдыннан бер стакан су эчеп куегыз. Икенчесе — яныгызда сулы шешә булып торсын. Өченчесе — рационга сыек ризыклар күбрәк кертегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100