Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәй көне, спортзалга йөрмичә, тиз генә ябыгу өчен нишләргә?

Җәй көне, спортзалга йөрмичә, тиз генә ябыгу өчен нишләргә?

news_top_970_100
Җәй көне, спортзалга йөрмичә, тиз генә ябыгу өчен нишләргә?

Белгечләр җәй көне ябыгырга теләүчеләргә спорт залда түгел, ә саф һавада шөгыльләнергә киңәш итә, дип яза "Российская газета". Бу файдалы да һәм өйрәнчекләр өчен күпкә нәтиҗәлерәк тә. Бигрәк тә өй янында тренажерлы мәйданчыклар булса. Гадәттә, алар универсаль һәм күпфункцияле була.

Урамда тренировканы разминкадан башларга киңәш итәләр. Тренировка алдыннан бераз ашарга да кирәк. Тавык түше, арыш ипие, яшелчәләр, балык, йомырка агы – тренировка алдыннан туклану өчен иң оптималь ризыклар. Тренировкага ике сәгать кала ашарга кирәк. Физик күнегүләр алдыннан артык күп ашарга ярамый.

Разминкадан соң (җиңелчә йөгереп алу) чүгәләү һәм иелеп эшләнә торган күнегүләр ясарга кирәк.

- 12-15 тапкыр эшләргә һәм моны ике кабатларга кирәк. Соңыннан кабатлаулар санын арттырыга була. Иң мөһиме канны куу, метоболик процессларны эшләтеп җибәрү, организмны яңарту, - дип яза “Вечерняя Москва” басмасы.

Саф һавада тренировканы тартылу (растяжка) белән бетерергә кирәк. Әкрен генә барлык мускулларны тарттырырга кирәк. Алга атлау (ботның эчке ягын тарттыра), иелү, муенны бору кебек күнегүләрне эшләргә кирәк.

Тренировка 45 минуттан да ким булмаска тиеш. Атнасына ике-өч мәртәбә кабатлау яхшы. Һәр көн шөгыльләнергә кирәкми, мускулларга кире үз халәтләренә кайтырга кирәк. Ләкин атнага бер тапкыр гына шөгыльләнү дә җитәрлек булмаячак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100