Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тулган Ай кешегә ничек тәэсир итә?

Тулган Ай кешегә ничек тәэсир итә?

news_top_970_100
Тулган Ай кешегә ничек тәэсир итә?

Тулган Ай кеше организмына искиткеч зур йогынты ясый. Нәкъ менә айның шушы фазасында массакүләм җинаятьләр кылына, юл-транспорт һәлакәтләре, ызгышлар, сугышулар, бәрелешләр килеп чыга. Имгәнүләр, агуланулар арта, организмның гомуми халәте начарая. Суицидлар, кризис халәтләре арта.

Тулган Ай кешегә ничек тәэсир итә?

Психик күренешләр:

Артык борчылу;

Күңел тынычсызлыгы;

Бер сәбәпсез күңелсезләнү, моңаю;

Артык эмоциональлек;

Ярсу;

Тиз кызып һәм ярсып китү;

Бер сәбәпсез ачу килү;

Эмоцияләрне контрольдә тота алмау;

Сәбәпсез курку;

Куркыныч төшләр керү;

Канәгатьсезлек хисе арту;

Коткыга бирелү;

Психик нәзбереклек.

Физиологик күренешләр:

Физик дискомфорт;

Тукымаларда сыеклык туплану;

Югары артериаль басым;

Ашказаны белән проблемалар;

Наркотикларга һәм алкогольгә сизгерлек арта;

Даруларның тәэсире көчәя;

Аппетит ачылу һәм авырлык арту;

Хроник авырулар кискенләшә;

Йокысызлык;

Шешенүләр барлыкка килә;

Баш авырту;

Тукымаларда бара торган биохимик процесслар акрыная;

Көч-куәт арта;

Кан килү;

Күз яше ага;

Вирус һәм микробларның вакытлыча актив булуы аркасында авырулар килеп чыга.

Үзләренең җитлегеп бетмәгән психикасы һәм тотрыксыз тәртипләре аркасында бигрәк тә балалар Ай тәэсиренә бирешә. Шуңа күрә аларны актив эмоциональ халәтнең тискәре нәтиҗәләреннән аеруча сакларга кирәк.

Тулган Ай вакытында балаларга һәм сизгер кешеләргә нәрсә эшләргә?

Детективлар, өрәкләр, вампирлар, зобмилар турында китаплар укырга ярамый.

Йокы алдыннан тыныч эшләр белән шөгыльләнергә кирәк. Актив уеннар уйнарга ярамый.

Куркыныч фильмнар, блокбастерлар карарга ярамый.

Өйдән ерак чыгып китмәү хәерле.

Кеше күп булган җирләрне, шау-шулы бәйрәмнәрне, күңел ачу чараларын башка көннәргә кичектереп торырга кирәк.

Күбрәк урамда, саф һавада булу яхшы.

Бары тик яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә генә булу киңәш ителә.

Йокы туйганчы йокларга кирәк.

Бу вакытта чәй һәм кофедан баш тарту, аларны гади, чиста суга алмаштыру хәерле.

Бу көннәрдә баллы ризыклар ашамаска кирәк.

Хатын-кызлар ир-атларга караганда ай тәэсире ныграк бирешүчән. Иҗади һөнәр ияләре бу вакытта илһамлана һәм үзләренең иң яхшы эшләрен иҗат итә.

Ай тулган көннәрдә кешеләрне җәлеп итү җиңелрәк. Моның белән маркетологлар еш куллана: презентацияләр, ярминкәләр, распродажалар, концертлар оештыра. Кибетләрдә алкоголь сату бүлекләрендә сатып алучылар күбәя, казинода керем арта.

Дөньяда 2% кеше лунатизм авыруыннан – йоклаган вакытта торып йөрүдән интегә. Бу очраклар тулган Ай вакытында тагын да арта. Ай Җирнең магнит кырына тәэсир итә, магнит давыллары китереп чыгара. Болар да кешегә йогынты ясый.

Бу көннәрдә башны каплап йөрергә якирәк, мөһим карарлар кабул итәргә ярамый. Физик йөкләнешләр ярамый, хирургик операцияләр, туйлар һәм тантаналары чаралар уздырмаска киңәш ителә. Яңа проектларыгызны тулган Айга кадәр бетерүне исәпләп башлагыз. Ай тулган көннәрдә ял иттерүче процедуралар: массаж ясату, сауна керү киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100