Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевизор аша кешенең акчасын ничек урлап була?

Телевизор аша кешенең акчасын ничек урлап була?

news_top_970_100
Телевизор аша кешенең акчасын ничек урлап була?
Хакерлар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан. Хәзер смарт-телевизор аша кешенең банк картасына кереп була икән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте. 

"Хакерлар Россиянеке, алар күпчелек очракта чит ил кешеләренә һөҗүм итә. Европа илләренең кайсыберләрендә Амазон сервисын кулланучыларның акчаларын урлаганнар инде", диелә бу хәбәрдә. 

Акчасын урлаткан кешеләрнең берсе полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңгы берничә айда аның банк картасы ярдәмендә электрон сервистан әйберләр сатып алалар. Акча картадан алынгач кына, бу кеше урлау турында белә.

Белгечләр зыян күрүче кешеләрнең аккаунтларына смарт-телевизор аша тоташуларын ачыклаган. Моннан котылу өчен ике факторлы аутентификация дә, пароль алмаштыру да ярдәм итми икән.

  • Smart TV - акыллы телевидение яки Connected TV — интернет һәм цифрлы интерактив сервислар ярдәмендә эшли торган заманча телевизорлар. Алар компьютер белән телевизор катнашмасы. Аның ярдәмендә фильмнар, мультфильмнар карап була, интернетка кереп төрле интерактив чаралар куллану мөмкинлеге бар. Хәзер телевизорларның күпчелеге әлеге форматта эшләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100