Пылау пешергәндә җиде хата

12 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Сулат Исхаков, Александр Эшкинин, Илнар Төхбәтов

Пылауны дөрес итеп пешерсәң, ул организм өчен бик файдалы ризык була. Аксымнар һәм углеводлар күләме тиешенчә булган пылау ашап тазармыйсың да икән. Пешкән дөге һәм кишер — ашказаны авырткан кешеләр өчен бик файдалы. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Пылауда дөге һәм кишер кызган түгел, нәкъ менә пешкән булырга тиеш. Ләкин бу диетик ризыкны пешергәндә җибәргән җиде хата барысын да боза.

Дөге дөрес сайланмаган. Кибеттән «пылау өчен» дигән дөгене алырга кирәк. Ул бераз кыйммәтрәк булуы ихтимал. Ләкин бу дөге биш минут пешкән арада боткага әверелмәс. Басмати һәм жасмин сортларын сайлау хәерле. Үзбәк пылавын яратучылар девзира сортын сайлар. Ул пешеп эреми, үзенә күп итеп су һәм май сеңдерә. Пылау хуш исле була.

Пропорцияләрне дөрес салмау. Ит, дөге, кишер һәм суган күләме рецепттагыча булырга тиеш. 1 кг дөгегә 1 кг ит алына. Кишер кимендә 500–800 грамм булырга тиеш. Ак яки сары суганны 300 грамм чамасы алырга кирәк. Суганны күбрәк тә салырга була, тик бу очракта аны дөрес итеп кыздырып бетереп булмый.

Пылауны дөрес савытта пешермәү. Пылау өчен идеаль савыт — чуеннан эшләнгән казан. Аның стеналары калын, капкачы авыр була. Ул, савытның капкачын ябып, пылауны җитәрлек дәрәҗәдә пешереп бетерү өчен кирәк. Казан булмаса, үрдәк пешерә торган капкачлы казан (утятница) да ярый.

Май аз салынган. Кагыйдә буенча, 1 кило дөгегә 250–300 грамм май алырга кирәк. Пылауның таралып китүе, хуш исе майга бәйле. Тәмләткечләр салынган яшелчәләр хуш исле тәмен нәкъ менә майга чыгара. Шуннан соң бу тәм дөгегә күчә. Үсемлек мае белән хайван маен кушып пешерү хәерле. Майны җитәрлек дәрәҗәдә кыздырырга кирәк. Яшелчәләр бу майга төшүгә үк кызып алырга тиеш. Әгәр май аз алынса, яки кызып җитмәсә, продуктлар согын югалта.

Зирвак дөрес түгел. Нәкъ менә зирвак пылауның тәменә һәм исенә йогынты ясый. Аны ясау өчен итне кишер һәм суган белән кыздырып алу гына җитми. Яшелчәләр белән итне майда кыздыралар, аннары тәмләткечләр салынган шулпада томалап пешерәләр. Шуннан соң гына дөге салына. Зирвак акрынрак пешкән саен, тәмлерәк була. Сүрән утта томалап пешерү 2–3 сәг дәвам итсә хәерле. Зирвак томалап пешәргә тиеш, кайнап тору дөрес түгел. Ныклап кайнаса, кишер белән суган тулысынча пешеп эреп бетә, боткага әверелә. Ул болганчык массада дөге дә тәмсез бер масса булып пешә.

Суны дөрес салмау. Су — пылауның иң әһәмиятле ингредиентларының берсе. Пылауның таралып пешүе нәкъ менә су күләменә бәйле. Гади дөгене пешергәндә, бер өлеш дөгегә ике өлеш су салына. Пылау пешергәндә бу пропорция дөрес түгел. Пылау пешергәндә башта дөгене юалар, ул шушы вакытта бераз су сеңдерә. Аннары кишер белән суганнан чыккан сокны да дөге үзенә сеңдерә. Әгәр ике өлеш су кушсаң, пылаудан ботка чыга. Әгәр су азрак кушылса, дөге пешеп бетми. Пылау пешергәндә 1 өлеш дөгегә 1,2 өлеш су алырга кирәк.

Тәмләткечләр җитәрлек булмаса, пылау тәмсез була. Кагыйдә буенча, тәмләткечләрне зирвак әзерләгәндә салалар. Зира, паприка, борыч, сарымсак, тоз булырга тиеш. Зира (кумин), чили борычы, вакланган барбарис һәм шафраннан да тәмләткеч әзерләргә була. Иң тәмле пылауда зира бөртекләре була. Алар хуш ис бирә. Кипкән барбарис җимешләре бераз әчкелт тәм бирә, С витаминына бай. Шафран ризыкка ачык сары төс, үзенчәлекле әче тәм бирә.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла