Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гаиләгә байлык беркайчан да килми?

Нинди гаиләгә байлык беркайчан да килми?

news_top_970_100
Нинди гаиләгә байлык беркайчан да килми?
Психологлар нинди гаиләгә беркайчан да байлык килмисен әйткән. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Гаилә яши торган урында көнкүреш әйберләренең ничек урнашуы бик күп нәрсә турында сөйли. Әгәр өйдә тәртипсезлек булса, ул еллар буена җыелып ятса, фатир хуҗалары үзләре моны сизмәсә, бу гаиләнең хәерчелеге вакытлы гына түгел. Аларда фәкыйрьлек инде күптән хөкем сөрә. Чөнки аларның фикерләве дә үзенчәлекле. Бу кешеләр, гадәттә, ялкау була, алар өйдә дә, эштә дә хезмәткә атлыгып тормый.

Сүз әле яңа гына ремонт ясый башлаучылар турында бармый. Ремонтны кайчандыр ясый башлап, инде кимендә биш еллап шушы халәттә яшәүчеләр исә бай була алмый. Ертык обойлар, җыештырылмаган чолан, шкафлар-комодларда тәртипсезлек - шушыларга игътибар итмәгән кешеләр хезмәт сөйми. Айлар буена плитә өстен чистартмыйча, унитазны юумыйча торган хуҗалар фәкыйрьлектә яшидер, мөгаен. Алар бу халәттән чыга алмый инде.

Бу - кешеләрнең хезмәткә карашы күрсәтә торган билгеләр.

Вакытлыча проблемалары булган, артык бай яшәмәгән кешеләр исә беркайчан да тәртипсезлеккә юл куймас, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100