Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди билгеләр организмдагы тайпылышлар турында кисәтә?

Нинди билгеләр организмдагы тайпылышлар турында кисәтә?

news_top_970_100
Нинди билгеләр организмдагы тайпылышлар турында кисәтә?

Коры тире Е витамины җитмәү турында белдерә. Ул чикләвекләрдә, майлы балыкта һәм үсемлек майларында бар.

Чәчләр һәм тырнаклар сынучанга әйләнгәндә, В төркеме витаминнары һәм кальций җитми. Бу витаминнар шыттырылган ярмаларда, эре бөртекле боткаларда һәм эре бөртекле оннан пешерелгән ипидә бар.

Уртлар еш канаса организмга С витамины җитми дигән сүз. Ул сарымсак, суган, яшелчә һәм җиләк-җимешләр составында бар. Гөлҗимеш яки нарат бөресе төнәтмәсе дә С витамины дефицитын бетерә.

Йокының начар булуы һәм ярсучанлык магний һәм калий дефициты турында хәбәр итә. Бу файдалы матдәләр абрикос кагында, күрәгәдә, кызыл чөгендер һәм кара җимештә бар.

Төнлә көзән җыера икән, шулай ук калий һәм магний җитми дигән сүз.

Терсәкләрдә “каз тиресе” барлыкка килү. Бу очракта организмга А һәм С витамины җитми дигән сүз. Алар кызыл сары төстәге барлык яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә бар.

Тозлы ризык ашыйсы килү организмда инфекция барлыкка килү һәм башлыча сидек-җенес органнары системасында ялкынсыну процесслары кискенләшү турында кисәтә.

Бик нык арыган вакытта баллы ризык ашыйсы килә. Шулай ук бу билге организмга глюкоза җитмәвен дә белдерә. Бу очракта бал яки ачы шоколад ярдәм итә.

Ризык төче булып тоела икән, димәк кешедә депрессия.

Төче ризык ашыйсы килгәндә, гастрит яки бавыр белән проблемалар була. Төче ризык спазмны баса.

Әчкелт ризык ашыйсы килгәндә, бавыр яки үт куыгы начар эшли дигән сүз. Рационга лимон һәм мүк җиләге өстәргә кирәк.

Ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар булганда кырку ризык ашыйсы килә.

Көнбагыш ашыйсы килсә, антиоксидантлар җитми дигән сүз.

Диңгез ризыклары ашыйсы килсә, организмга йод җитми.

Ачы-төче ризык ашыйсы килә. Мондый ризыклар ашкайнатуны активлаштыра. Мондый ризыкларны аз-азлап кына ашарга кирәк. Тик ач карынга ачы-төче ризык ашарга ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100