Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киемдәге дезодорант табын ничек бетерергә?

Киемдәге дезодорант табын ничек бетерергә?

news_top_970_100
Киемдәге дезодорант табын ничек бетерергә?
Дезодорант сипкәннән соң, киемнең култык асларында тап калырга мөмкин. Шуны бетерү өчен киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты.

Тукымага ныклап сеңгән тапны бетерү өчен тоз кулланып була. Киемнең култык астына тоз сибеп, берникадәр вакытка калдырып торыгыз. Озаграк торган саен, кием чистарак булыр. Бер-ике сәгать - идеаль вариант. Киемне юар алдыннан, тукыманы бер юешләп, бер чеметем тоз сибеп ышкыгыз. Пилинг ясаган кебек була. Шуннан соң кер юу машинасына салып, гадәттәгечә юыгыз.

Әгәр дезодорант эзе әле яңа гына куелган булса, иске колготки ярдәм итәр. Мәсәлән, киемне кидегез, дезодорант кулландыгыз һәм аннан ап-ак таплар калды, ди. Бу очракта исе капрон колготки яки оекбашны җеп итеп бөтерегез һәм дезодорант тигән урынны сөртеп алыгыз. Тап күз алдында ук юкка чыгар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100