Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәр ике пенсия алырга хокуклы?

Кемнәр ике пенсия алырга хокуклы?

news_top_970_100
Кемнәр ике пенсия алырга хокуклы?

Дәүләт Думасына аерым категориягә керүче гражданнарга ике пенсия алу мөмкинлеге биргән закон проектын тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта закон буенча гражданнарның кайбер категорияләре берьюлы ике пенсия алуга хокуклы, дип яза "Россйская газета"

Мәсәлән, нурланыш авыруы яки Чернобыль АЭСында булган һәлакәт нәтиҗәсендә радиация авырулары кичергән эшкә яраксыз кешеләр.

Шулай ук һәлакәт нәтиҗәсендә инвалид калган, аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар. Гаилә башлыгын югалткан очракта аларның гаиләләренә иминият һәм картлык буенча (инвалидлык буенча) социаль пенсия билгеләргә мөмкиннәр.

1957 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсендә нурланыш алучыларны һәм биредәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларын да ике пенсия алырга хокуклы кешеләр исемлегенә кертергә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта аларга бер пенсия генә түләнә.

Әлеге гражданнардан тыш, ике пенсия алырга хокуклы тагын берничә категория бар. Беренчедән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби яралар аркасында инвалид калучылар.

Хәрби хезмәт узган вакытта һәлак булганнарның әти-әниләре һәм тол хатыннары (яңадан кияүгә чыкмаган) һәм “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән кешеләр дә ике пенсия алырга хокуклы.

Бу исемлеккә федераль дәүләт эшчеләрен, космонавтларны, очучыларны да кертергә була. Алар картлык буенча иминият пенсиясе һәм тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсиясе ала.

Категориягә бәйле рәвештә пенсияләр төрле була. Мәсәлән, сугышта катнашучыларга һәм блокадникларга инвалидлык һәм картлык буенча дәүләт пенсиясе билгеләнә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100