Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара борычның тугыз төрле файдасы

Кара борычның тугыз төрле файдасы

news_top_970_100
Кара борычның тугыз төрле файдасы

Кара борычта С витамины күләме әфлисундагыдан күбрәк. Борыч составындагы пиперин дигән матдә матдәләр алмашын яхшырта, ялкынсынуларга каршы тора, файдалы матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Пиперин ярдәмендә тире авыруларын дәвалыйлар. Ул «бәхет гормоны» дип аталган серотонин һәм эндорфин эшләп чыгаруга йогынты ясый

Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, ярты чәй кашыгы борычны җылы сөткә кушып эчәргә кирәк. Болай эшләгәндә тамак төбе җылына, какырык чыга.

Чәч үссен өчен 1 аш кашыгы борычны 1 аш кашыгы диңгез тозы һәм суган согы белән кушарга һәм шушы ботканы башка сөртергә кирәк. Ярты сәгатьтән юып төшерергә. 1–2 ай даими куллангач, нәтиҗәсен күрерсез.

Борыч ябыгу өчен дә файдалы. Ул төкерек һәм ашказаны согы бүленеп чыгуга стимул бирә. Борыч ашаучыларның метаболизмы яхшыра, фигурасы матурая.

Цистит булганда 1 чәй кашыгы борыч, 1 чәй кашыгы шикәр комы кушылган сөт эчәргә кирәк. Бу катнашманы бер атнадан артык кулланырга ярамый. Борычлы сөт сидек-җенес органнарын да, ир-атларда импотенцияне дә дәваларга мөмкин.

Биттәге җыерчыкларны һәм целлюлитны бетерү өчен дә борыч файдалы. Тәнгә скраб ясау өчен 2 аш кашыгы кофе чүбе, 2 чәй кашыгы борычны кушарга, шулкадәр үк корица өстәргә. Әлеге катнашманы парланган тәнгә сөртергә. 5 минуттан юарга.

  • Ләкин борыч кулланганчы каршы күрсәтмәләр булмавында инанырга кирәк. Гастрит, анемия, аллергия, сидек юлларында ялкынсыну булганда, борыч ашарга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100