Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декабрь аенда нинди үзгәрешләр булачак?

Законнарда кайбер үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. 

news_top_970_100
Декабрь аенда нинди үзгәрешләр булачак?

Декабрь аеннан башлап салым түләүгә, продукцияләрне маркировкалауга кагылышлы, пассажир йөртүчеләргә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондаларына яңа таләпләр белән бәйле законнар һәм карарлар үз көченә керәчәк. Бу хакта АиФ газетасына сылтама белән “Челнинские известия” яза.

Салымнар

3 декабрьгә кадәр җир, транспорт һәм милек салымын түләп бетерергә кирәк Әгәр сезнең исемгә почтага белдерү кәгазе килмәгән икән, мәгълүматларны федераль салым хезмәте сайтына кереп, шәхси кабинеттан карарга кирәк. 2016 елдан башлап салым хезмәте хәбәрләрне гади хат рәвешендә юлламыйча, электрон вариантта гына да җибәрергә хокуклы. Быел 1 декабрь шимбәгә туры килгәнлектән, Салым кодексы буенча түләүнең соңгы көнен эш көненә – 3 декабрьгә күчерде.

Транспортта иминлек

21 декабрьдән пассажир ташу белән шөгыльләнүчеләр өчен куркынычсызлык таләпләре катгыйлана. Аларга шоферларның квалификациясен күтәрергә, юл хәрәкәте иминлеге өчен аттестацияле җаваплы кеше билгеләргә туры киләчәк. Шулай ук транспорт юлга чыгарыр алдыннан аның техник торышын тикшерергә һәм техник тикшерү урыны белән тәэмин итәргә тиеш булачаклар.

ГМО булган продукция маркировкаланачак

26 декабрьдән модификацияле ген организмнары булган продукция махсус маркировка белән билгеләнәчәк. Продуктта ГМО 0,9% артып китсә, төргәккә махсус билге сугылачак. Хәзерге регламент буенча, ГМО булу турындагы мәгълүмат вак шрифт белән дә язылырга мөмкин.

Газ счетикларын кую

Әгәр үз йортыгыз белән торасыз һәм ул газ белән җылытыла (бер сәгатькә 2 куб.м. дан артса) икән, 31 декабрьгә кадәр счетчик куйдырырга кирәк (“Энегрия белән тәэмин итү турында закон”). Моны килешү буенча газ белән тәэмин итүче компания эшләргә тиеш, ләкин бу сезнең таләбегез буенча эшләнә. Әгәр сез белгечләргә счетик куюны тыясыз икән, соңрак сезне судка бирергә мөмкиннәр. Су җылыту яки ашарга пешерү өчен генә газ кулланган кешеләргә счетчик куйдыру мәҗбүри түгел.

Юлларны төзекләндерү һәм парковкалар

30 декабрьдән ремонт вакытында машина йөри торган юлның 50 процент өлеше генә ябылырга тиеш. Әгәр юлның яртысыннан артыгын ябарга туры килә икән, альтернатив урау юл тәкъдим ителергә тиеш. 

Юл хәрәкәте оештыру турындагы законга кертелгән үзгәрешләр парковкалар өчен махсус реестр булдыруны күздә тота. Парковканы җирле үзидарә органнары карары буенча төзекләндерергә мөмкин булачак. Тик, стоянка янындагы күпфатирлы йорттагы фатир хуҗалары рөхсәт бирү шарты белән.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын бетерергә мөмкиннәр

Мәҗбүри пенсия иминияте белән шөгыльләнмәгән, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары 31 декабрьгә кадәр акционер җәмгыятьләренә әйләнергә тиеш. Юкса аларны ябарга мөмкиннәр. Димәк гражданнарга үзләренең пенсия фондларының хокукый статусы турында белергә кирәк, чөнки проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын япканнан соң һәм лицензияләрен алганнан соң, клиентларның җыелган акчалары Россия Пенсия фондына күчәчәк. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының лицензияләрен алу -алмау турындагы мәгълүматны Россия Үзәк банкы сайтында белергә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100