Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит телләрне йоклаган килеш өйрәнеп буламы?

Йоклаган килеш кенә чит тел өйрәнү ысулы табылган.

news_top_970_100
Чит телләрне йоклаган килеш өйрәнеп буламы?

Йоклаган вакытта кешенең баш мие яңа сүзләрне истә калдыру сәләтенә ия. Бу фактны Швейцария галимнәре исбатлаган. Шулай итеп, чит телләрне йоклаганда өйрәнү ысылу табылган. Әлеге ачыш турында Medical News Today басмасына сылтама белән «Известия» сайты яза.

Белгечләр махсус тикшеренүләр уздырган. Йокының билгеле бер фазасы вакытында яңгыраган таныш булмаган сүзгә ассоциация барлыкка килә икән. Галимнәр шуны исбатлаган.

Тикшеренүдә 41 кеше катнаша. Йоклаган вакытта, бу кешеләргә сүзләрне парлап тыңлаталар. Сүзнең берсе туган телдә, икенчесе уйдырма телдә яңгырый. Кешенең баш мие активлыгы электроэнцефалограммада теркәлеп бара.

Йоклаган вакытта ишеткән чит сүз һәм туган телдә таныш булган сүз арасындагы бәйләнеш кодлаштырылып калуы ачыклана. Моның өчен ике шарт үтәлергә тиеш була. Беренчесе — сүзләрне парлап кабатлау. Икенчесе — уйдырма сүз тирән йокының актив фазасында яңгырарга тиеш.

Тикшеренүдә катнашкан кеше йокыдан уянгач, аңа тест узарга тәкъдим итәләр. Тест нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, тирән йокы вакытында берничә тапкыр тыңлаган сүзләр яхшырак истә калганы ачыклана. Шулай итеп, яңа мәгълүматны яхшырак үзләштерү өчен кулай вакыт нәкъ менә тирән йокы стадиясе булуы исбатлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100