Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белем алу пенсия күләменә тәэсир итәме?

Белем алу пенсия күләменә тәэсир итәме?

news_top_970_100
Белем алу пенсия күләменә тәэсир итәме?
Мәктәптә, урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә, аспирантурада, докторантурада, клиник ординатурада, кадрлар әзерләү, квалификация күтәрү һәм переквалификация курсларында уку иминият стажы булып исәпләнми. Бу хакта "Российская газета" яза. 

Иминият пенсияләре турындагы закон буенча, стажга Пенсия фондына взнослар түләнгән вакыт кына керә. Нәкъ алар киләчәктә пенсия билгеләгәндә исәпкә алына. 

"Уку хезмәт эшчәнлеге белән бергә барган икән, бу иминият стажы санаганда исәпкә алынырга мөмкин. Хезмәт кенәгәсендәге язмалар яки укыган һәм практика узган вакытта эшкә алу турындагы белешмәләр оешмада эшләүне исбатлый ала", - диелә Пенсия фонды хәбәрендә. 

Моннан тыш, күрсәтелгән вакыт аралыгында хезмәт хакы алуны документлар белән расларга кирәк. Бу түләүләрдән 1991 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт социаль иминиятенә взнослар исәпләнгән булырга тиеш. 

Ә укуга килгәндә исә, Хезмәт кодексының 198 маддәсе буенча, эш бирүче эш эзләгән кеше белән һөнәри укыту буенча килешү төзергә хокуклы. Ә эшләүче кеше белән һөнәри белем алуга яки кабаттан укуга килешү төзи ала. Ул эштән бүленмичә яки бүленеп белем алырга мөмкин. Укучыларга уку вакытында стипендия түләнә Аның күләме укучы килешүендә билгеләнә. Әмма ул иминият взносы булып саналмый (салым Кодексының 420 маддәсе). Ягъни, укыган вакыт иминият стажына саналмый, димәк иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпләнми. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100