Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларның җәйге ялы куркынычсыз булсын өчен 10 кагыйдә

Балаларның җәйге ялы куркынычсыз булсын өчен 10 кагыйдә

news_top_970_100
Балаларның җәйге ялы куркынычсыз булсын өчен 10 кагыйдә

1 июнь – Балаларны саклау көне уңаеннан Кубань төбәгенең сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре докторы Евгений Филиппов балаларның җәйге ялы имин булсын өчен 10 кагыйдәне атады. Бу хакта “Российская газета” яза.

Беренче кагыйдә. Кечкенә баланы үзен генә калдырырга ярамый. Бигрәк тә су коенган вакытта.

Икенче кагыйдә. Тәрәзәләрне карап кына торыгыз. Балаларга тәрәзә төбенә менәргә рөхсәт итмәгез. Москит челтәрләр аз гына авырлыкны да күтәрә алмый.

Өченче кагыйдә. Учак һәм кызган әйберләр янына балаларны якын җибәрмәгез.

Дүртенче кагыйдә. Олы балалар да сезнең игътибарга мохтаҗ. Балагыз “зацепинг” белән мавыкмыймы яки тыелган урыннарда суга чумып уйнамыймы, шуның белән кызыксыныгыз. Поездларда йөрүдән алган пешүләр һәм умыртка җәрәхәтләре фаҗига белән бетәргә мөмкин. Иң яхшысы баланы махсус клубларда экстремаль спорт төрләре белән мавыктыру. Тик моны инструктор күзәтүендә генә эшләргә кирәк.

Бишенче кагыйдә. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез. Балалар утыргычлары турында онытырга ярамый. Балаларга юлда скутерларда, велосипедларда һәм башка транспортта йөрергә рөхсәт итмәгез.

Алтынчы кагыйдә. Урманда яки паркта ял иткәннән соң балаларның тәнен карап чыгыгыз. Язгы-җәйге чорда талпаннар аеруча күбәя.

Җиденче кагыйдә. Балаларыгызга йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясатыгыз. Шәхси гигиена таләпләрен үтәгез һәм бары тик чистартылган су гына эчегез.

Сигезенче кагыйдә. Авыруның беренче билгеләре булганда, баланы үзегез дәваламагыз. Һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!

Тугызынчы кагыйдә. Яшүсмер балаларның тәртибен, үз-үзләрен тотышын күзәтегез. Ярсып китүчәнлек тәмәке, алкоголь яки наркотиклардан бәйлелек аркасында булырга мөмкин. “Узар әле бу” дип уйламагыз. Озаграк кул кушырып утырган саен, бу проблеманы чишү катлаулырак булачак. Белгечкә мөрәҗәгать итегез.

Унынчы кагыйдә. Без барыбыз да эш белән мәшгуль. Ләкин каникуллар чорында баланың буш вакытытурында алдан ук кайгыртырга кирәк. Баланы берәр файдалы эш белән мавыктырыгыз. Аның белән һәрвакыт элемтәдә булыгыз. Конфликтларга юл куймагыз, барысын да тыныч кына хәл итәргә тырышыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100