Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алдагы өч елда пенсия күпмегә артачак?

Алдагы өч елда пенсия күпмегә артачак?

news_top_970_100
Алдагы өч елда пенсия күпмегә артачак?
Россия Пенсия фонды алдагы өч елга бюджет проектын тәкъдим итте. Документта пенсияне өч тапкыр арттыру каралган. Бу хакта "Российская газета"га сылтама белән "Челнинские известия" яза. 

2020 елда картлык буенча иминият пенсиясе күләме 6,6 процентка артырга мөмкин. Бу планлаштырылган инфляциядән ике тапкырга артыграк. 2021 елда иминият пенсиясен 6,3, ә 2022 елда 5,9 процентка индексацияләү планлаштырыла. 

Уртача пенсия күләме дә артачак. 2019 ел азагына иминият пенсиясе уртача 14,6 мең сум булачак. Ә эшләмәүче пенсионерларныкы 15,5 мең, социаль пенсия 9,3 мең булыр дип көтелә. 

2020 елда Россиядә иминият пенсиясе уртача 15,4 мең, эшләмәүче пенсионерларныкы 16,4 мең, социаль пенсия 9,9 мең булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100