Зиннур Хөснияр: Урык-сурык тәрбия, яки безнең балалар кемгә кирәк?

22 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, танылган язучы, "Салават купере" журналы җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалар әдәбиятын үстерү өчен аерым программалар булдырырга кирәк дип саный. "Татар-информ"га язган махсус мәкаләсендә ул балалар әдәбиятының бүгенге бурычларын билгели.

“Салават күпере”дип аталган нәниләр журналына нигез салынуга быел 30 ел була икән. Татар тарихында сабыйлар өчен беренче мәртәбә нәшер ителә мондый төсле журнал. Татарча тәрбия бирә, татар баласы инглизчәне белергә тиеш дигән максаттан кайбер материалларны тәрҗемә дә кыла әлеге басмаханә.

Ярый хуш, фикерем ул хакта түгел. Дөресен генә әйткәндә, татар баласының, сабыйларыбызның бүгенге тәрбиясе, киләчәк язмышы хакында төгәл фикерләр (Туйдырды буш сүзләр!) әйтермен дип, кулыма каләм алдым да, беркавымга аптырап калдым. Бала дигән нәрсә сыер савучыга да, Президент әфәндегә дә берүк дәрәҗәдә кагыла, чөнки һәммәбезнең дә баласы, оныклары бар. Бүген кеше кеше хакында уйлый торган заман түгел, ләкин ни генә булса да, адәм баласы барыбер үз йөрәк парәсе хакында кайгыртмый булдыра алмый. Сүзне, мөгаен, шуннан башларбыз. Тракторчының да, Президентның да балалары яки оныклары бар дидек. Фикерләрем тракторчы милләтәшем өчен дә һәм Президент адресына да.

Эшем белән бәйле булганга, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш булырга туры килә, тәрбияче-укытучылар, гомумән, педаголар белән еш очрашып торам. Тәрбия мәсьәләсендә хәлләр коточкыч! Мәктәпләрдә түгел, нәкъ менә тәрбия өлкәсендәге хәлләр хакында сүз бара. Мәктәп ул беренче чиратта гыйлем бирергә тиеш һәм югары дәрәҗәдә әлеге эш башкарыла да! - тәрбия белән исә күп инстацияләр шөгыльләнә.

Бу илне юкка чыгару өчен Трампның атом бомбасы да, санкцияләре дә кирәк түгел, тәрбия мәсьәләсен тиз арада кулга алмасак, болай да бетә һәм таркалачак бу ил. Эчке яктан. Маргрет Тэтчер хыялланганча, 140 млннан бары 14 млн җир астындагы байлыкны чыгаручы эшче куллар, ягъни “коллар” гына калачак. Бу хакта күзгә карап, маңгайга бәреп әйтергә күптән вакыт җитте – узып китмәгән булса инде?..

Мин үзем яхшы белгән теманы гына алам, чөнки бүген киңәш бирүчеләр, социаль челтәрләрдә “ботка пешерүчеләр”, акыл сатучылар аеруча күбәеп китте, төгәл эшләүче генә аз. Мине борчыган тема ул балалар китаплары, балалар әдәбиятының торышы. Балалар китабын без бер Татарстан китап нәшрияте җилкәсенә генә салып калдырдык. Дөрес, нәшрият әйбәт эшли, тырыша, матур китаплар нәшер итә. Ләкин бу, интернет, социаль челтәрләр һәм башка факторлар өстебезгә саранча кебек һөҗүм иткән заманда - күлдәге бер тамчы гына.

Мисаллар белән сөйлик. “Клиповое мышление” дигән төшенчә телгә керде. Мин аны татарчага “урык-сурык фикерләү”, яки “килделе-киттеле фикерләү” дип тәрҗемә кылдым. Нәрсә соң ул? Ул интернет, социаль челтәрләр аркасында килеп чыккан бик зур фаҗига. Нәкъ менә урык-сурык фикерләү аркасында бала аналитик уйлау сәләтен югалта, яшүсмер-яшьләрдә адәм өчен кирәк булган мантыйк (логика) дигән төп нәрсә киләчәктә булмаячак дигән сүз бу. Урык-сурык фикер. Урык сурык һәм килделе-киттлее эш, тормыш та шундыйга әйләнәчәк. 

“Клиповое мышление”гә каршы бары бер генә нәрсә белән торып була, ди галимнәр, ул да булса - әдәбият, китап! Тормышта һәр агу (яд)ка каршы, һәрвакыт бер “антияд” була, бу очракта да шулай.

Моннан берничә еллар элек без “Салават күпере” журналы каршында, төгәлрәге “Салават күпере” китапханәсе дигән сериядән шактый китаплар нәшер иттек. 25 әр, 10 ар мең тираж белән. Теләсә нәрсәне түгел, әлбәттә. Әүвәл, бакчаларга барып, мәктәпләрдә һәм ата-аналар белән аралашып, бүген, аннан соң иртәгә нинди китап кирәк булачагын ныклап өйрәнәбез, шундый китап чыгарабыз, аны балалар белән бергә укып карыйбыз, социологик тикшеренүләр үткәрәбез һәм шуның нигезендә киләчәк планны төзибез! Нәтиҗәдә искиткеч файдалы, кирәкле шәп китаплар чыкты. Бу аңлашыла да, “Салават күпере”нең 30 ел тупланган үз тәҗрибәсе бар, сыналган, мең кат уйланган, үлчәнгән тәҗрибә. Без әле дә шушы юнәлештә сабый өчен кирәк булган китапны күп итеп ай саен чыгарып бара алабыз. “Ялкын” һәм “Сабантуй” редакцияләренең дә бар ул андый тәрбия сәясәте. Нишләп була соң? Әйе, җавап бер генә, бу эшне дәвам итәргә кирәк. Ә моның өчен төгәл нинди гамәл сорала? Җавап әзер: җүнле чит илләрдә балалар китабын банклар чыгара, дәүләт компанияләре нәшер итә. Искиткеч китаплар, соклангыч әдәбият!

Хәтерлисезме икән, Татарстан заманында, дәүләт компанияләренең табышларыннан күпмедер процент керемне алып, Рәсәйдә беренче булып “тузган торак” проблемасын хәл итте! Моңа өстәмә бюджет акчасы да кирәк булмады. Җиткәчеләребезнең бик акыллы сәясәте иде бу!

Балалар китабы буенча да шулай эшләргә була. Дәүләт компанияләре табышларыннан “черки борыны” чаклы гына финанс чыгарсалар, без әлеге өлкәдә “тау җимерергә” әзер! Шушы фикерне әйткәч, кайбер акыллы башлар каршы килеп, аларның бизнесы бит ул дияр! Эшмәкәр кеше түгел мени!? Ул да гап-гади кеше, адәм баласы! Аның да үз баласы, оныгы бар. Әгәр без шушы мәсьәләне күтәреп чыгабыз икән, иманым камил, моны һәр компаниянең топ-менеджеры күтәреп алачак. Моңа берәү дә каршы килмәячәк! Чөнки “черки борыныннан” гына алар ыштансыз калмаячак, хәерчеләнмәячәк!

Әлеге журналлар “ТАТМЕДИА” ширкәтенә карый. Ошбу ширкәтнең сәяәсәте нык, мәсләге сыналган һәм игелекле. Димәк, ныклы күзәтү дә булачак дигән сүз бу.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады"

Узган атнада Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте. Лабораториянең остазлары – Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов. Импровизацион спектакль "16+" дип атала. Анда әлеге лаборатория дәресләрен үтүчеләр катнашты. Режиссеры – Андрей Феськов. 

Татар блогерлары

Мөселман яучысы Гөлназ Мөхәммәд: "Ифтарда мода күрсәтү - хата!"

Узган атнада Казан рестораннарының берсендә Fashion Iftar 2019, ягъни модалы ифтар мәҗлесе үтте. Анда мөселман модасы күрсәтелде, дизайнерлар эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Быел чара бик колачлы булып – 500 хатын-кызны сыйдырышлы итеп үткәрелде һәм шуның белән мөселман җәмәгатьчелегенә танылды. Әмма мөселман яучысы, Татарстан мөслимәләре берлеге әгъзасы Гөлназ Мөхәммәд ифтар мәҗлесен мондый форматта үткәрүне дөрес түгел дип саный. Бу фикерен ул “Интертат” аша җиткерә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла