Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Вәсилә Рәхимова: 25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный...

Әссәләмәгаләйкүм, кадерле дин кардәшләрем! Татар дөньясы айлар солтаны дип аталган Рамазан аеның бәрәкәтендә, шатлыгында коена. Бу бик тә көтеп алган 12 айның иң кадерлесе, безгә тәүбәләребезне кабул итеп, әҗер-саваплар туплап, ахирәткә әзерләнүебезнең матур бер дәлиле. Без аны көтеп алабыз, мөселман дөньясы бу көннәрдә ай буенча ураза халәтендә яши, шушы гыйбадәттән үзенә матур бер яшәү чыганагы ала. “Татар-информ”да шушы ай белән мөнәсәбәтле фикерләремне уртаклашырга булдым.

news_top_970_100
Журналист Вәсилә Рәхимова: 25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный...

Мәчетләрдә шартлар булдырылган, яшьләр күп, өмет бар...

Казаныбыздагы “Ярдәм”, “Гаилә”, Апанай, “Рамазан”, “Казан нуры”, “Кабан арты”, “Нурислам” мәчете һәм Кукмара районы Өркеш авылындагы “Нур” мәчетләрендә тәравих намазларында булырга, авыз ачу мәҗлесләрендә катнашырга туры килде.

Һәм әлбәттә, иң шатландырганы - халык сыймый мәчетләребезгә! “Кабан арты” мәчетендә, “Гаилә” мәчетендә аяк басып торыр урын юк. Хатын-кызлар залы да, ир-атлар залы да тулы, Әлхәмдүлилләһ.

Мәчетләребез заман белән бергә атлый. Әле кайчан гына без дин-ислам гыйлемен алыйк дип мәчетләргә килгәндә алар бер төрлерәк булса, хәзер инде мәчетләребездә ураза тотар өчен, авыз ачар өчен бөтен шартлар, матур уңайлыклар булдырылган. Ураза быел эссе көннәрдә дә булды. Мәчетләрдә җилләткечләр эшли, сусаган кешегә су, стаканнар тора. Мәчетләребезнең күбесе ерактан ук күренеп торырлык итеп матур итеп яктыртылганнар. Үзем дин сабагы алган Караваеводагы “Нурислам” мәчетенә аяк басканда шуны күреп шатландым.

Тәравих намазларын, ястү намазларын көткән арада вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнә, туктап тормый. Безнең мәчетләребездә эшләүчеләр үзләренең әйтер сүзләрен халыкка ирештерергә тырышалар.

Күп мәчетләрдә халык җыелып авыз ача. Моннан 25 ел элек "Казан мәчетләре шуның кадәр булыр һәм Казан мәчетләрендә һәммәсендә дә кайнар ризык әзерләнеп, хатын-кызлар, ир-атлар бик уңайлы шартларда авыз ачарлар" дисәләр, бу әйбергә ышану авыр булыр иде.

Аллаһының рәхмәте, хәерле кешеләре килеп тора. Алар, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итеп, үзләренең һидәя акчаларын, малларыннан өлеш чыгарып, сәдакәләрен китерәләр.

Иң күңелне нечкәрткәне: келтерәгән әбиләрне күрдем “Рамазан” мәчетендә. Карт әбиләр: "Без инде үзебез, авыру сәбәпле, дарулар эчү сәбәпле ураза тота алмыйбыз. Ә Рамазан уразасы өчен тиешле һидәяне үз өстебездән төшерәбез - аны шушы мәчеткә китерәбез", - диләр. Менә бит безнең ак әбиләребез нихәтле матур күңелле! Аларда аклык, күңел пакьлеге һәм Аллаһ Тәгаләгә ихластан ышану бар.

Тагын нәрсәгә игътибар иттем: мәчетләребездә ак, дүрт почмаклы яулыкларын таратып бәйләгән өлкән буын әбиләр - сирәк күренеш. Аларга алмашка 60-70, иң өлкәне 70 яшьлек әбиләрне генә күрдем мин анда. Сафлар яшәрә, бик күп яшьләр килә, яшь әниләр бик күп, ә әниләр булган җирдә балалар йөгерешеп йөри. Барысы да мөселманча, матур итеп бөркенгән, матур итеп мәчеткә әзерләнеп килгән ханымнар, апалар. Уразаның һәр көне кыйммәтле булуын, бәрәкәтен, кадерле булуын аңлап, йөгереп намазга киләләр. 

...Тик милли асылыбыздан китеп барабыз

Тәравих намазлары арасында дүрт рәкәгать саен әйтелә торган салаватларны моннан биш-алты ел элек кенә үзебезнең татар агайларына хас моң белән, көр тавыш белән башкару бар иде. Ни кызганыч, хәзер ничә мәчеттә булдым, күбесендә микрофонга әйтүче бер генә кешенең тавышы ишетелде, залда, әлбәттә, башка ирләр дә кушыладыр. Әмма элеккеге кебек көр тавыш белән, җиде-сигез ирнең хор белән башкаруы ишетелми.

Аллаһ Тәгалә юлын табып, мәчетләргә килгән, рәт-рәт булып намазга баскан, тыгыз сафларда намаз кылучы яңа буын бу салават-зикерләрне башкару тәмен әллә белми, әллә кирәк санамый. Менә шундый уйлар мине биләп алды.

Үзебезнең Каравай халкы Вафа хәзрәт мәчете дип йөрткән, “Нурислам”да тәравих салаватларын бик тә җиренә җиткереп, шушы мәчеттә дин сабагы алган, шушы мәчетнең кадерле кешесе булган, хөрмәтле кешесе булган Ринатка рәхмәтле. Ул бик матур итеп тәравих салаватларын әйтә.

Ә кайбер көнне бер бала башкара бу салаватны. Мин бу кем, дип кызыксындым. Бер таҗик баласы, ун яшьлек, ул Каләми-Кәримне дә ятлаган. Ничек сокланмыйсың бу балага! Без, кирәксә-кирәкмәсә дә кырын карап, азиатлар, гастарбайтерлар дип әйткән кавем кая гына барса да, нинди генә шартларда яшәсә дә Аллаһ Тәгалә гыйлеменә омтыла, мәчеткә юлын таба, сәбәп эзләми, белем алуын дәвам итә. Бу безнең өчен дә бик гыйбрәтле, үрнәк алырлык әйбер.

Милли җанлы, Татарстаныбызда, җөмһүриятебездә яшәгән җирле халык вәкиле буларак, минем күңелемне төшергән тагын бер нәрсә бар. Инде менә җомга вәгазьләре татарча укыла, диләр. Ә бит тәравих намазларына да, ястүгә, ахшамга да шул ук халык җыела. Ахшам намазын көткән арада да, тәравих намазларын көткән арада да вәгазь-нәсыйхәтләр күп мәчетләрдә русча сөйләнә, русча алып барыла. Димәк, без йотылабыз, позицияләребезне бирәбез, үзебезнең асылыбыздан китәбез.

Күңелне тырнаган, төшергән тагын бер нәрсә: 25 майда “Казан-Арена”да узган зур ифтарда азан әйтергә үзебезнең татар егетләре табылмаган, күрәсең. Безнең бит Казаныбызда әледән-әле азан әйтү конкурслары уздырылып тора. Инде ничә дистә еллар нихәтле мәдрәсәләр гөрләп эшли. Андыйга китсә, музыка училищелары, тавыш белән, сәләт белән бәйле уку йортлары бар, шуларда да бит инде шушындый зур тантаналардан матур итеп азан әйтерлек егетләрне табарга, эзләргә була.

Юк, без битараф. Кабатлап әйтәм: татар халкы үзенең йөзен югалта бара, татарлыктан китеп барабыз. Миндә менә шундый уйлар. 

Әлбәттә Рамазаныбыз бик күңелле. Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булса иде, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешеп, киләсе Рамазан айларын да шатлык-куанычта каршыларга язсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100