Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Баһ белән Тямаевка атказанган исемен кем бирә?

Журналист Рузилә Мөхәммәтова Фирдүс Тямаевка атказанган исеме бирелүне хуплый һәм яңа татар эстрадасы стандартларын ясарга кирәк дип тәкъдим итә.

news_top_970_100
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Баһ белән Тямаевка атказанган исемен кем бирә?

Соңгы арада яңа гасыр эстрада җырчыларына мактаулы исемнәр бирелүен ишеттек. Матбугатта без аны эстрада дисәк тә, үзара сөйләшкәндә попса дибез – популяр музыка сүзенең кыскартылган варианты. Ландыш, Иркә, Баһ, Тямаев... Болары минем күзгә чалынганнары. Иртәгә Салават Миңнеханов белән Мөнир Рахмаевка мактаулы исем бирелде дисәләр дә гаҗәпләнмим. Аннары эстраданың бөтен проблемалары хәл ителде дигән сүз.

Мәдәният министрлыгы бу җырчыларга мактаулы исемнәр биреп дөрес эшлидер. Дәрәҗәле исемнең асылында ат (исем) казану сүзе ята бит. Бу җырчылар халыкның музыкаль белеме булмаган катлавына иң якын торган поп стилендә җырлап йөреп халык мәхәббәтен, ягъни, ат казанганнар бит инде. Димәк, алар лаек. Ә инде төрле категория кешеләренең, ягъни драма артистының да, опера артистының да шул ук исемдәге бер үк дәрәҗәдәге премия алуларына килгәндә, аңа зарлануыбыз – эмоцияләр генә. Артистны бәяләвебез дә – субъектив фикер. Хәзер массалар фикере модада. Ә массалар аяклар белән, ягъни концертка килеп тавыш бирә. Күпчелек – эстрада яклы.

Атказанган исем алу ул массалардан яраттыра алган дигән сүз. Эстрада – массалар музыкасы. Димәк, халык аяклары белән тавыш биргән һәр попсовый җырчы атказанган исеме алырга лаеклы булып чыга.

Татар эстрадасын тыңламаучы татар аз. Театрга шәһәр халкының 3-5 проценты йөри дип саныйбыз икән, калганы – эстрада тамашачысы. Татар телле татарлар да, рус теллеләре дә, татар булмаганнар да шул процентлар эчендә. Аларга мәдәни хезмәтне татар эстрадасы җырчылары күрсәтә. Бу позициядән карасак, без аларга атказанган гына түгел, автоматически халык артисты исемен бирергә тиеш. Чөнки алар, теге 3-5 процентка түгел, массаларга, ягъни халыкның күпчелек өлешенә хезмәт күрсәтәләр.

Дөрес, хәзер театрлар үзләренең менеджменты белән эстрада өлешенә кереп, тамашачының бер өлешен күпфункцияле итә башладылар. Әмма анысы башка мәсьәлә, хәзергә без эстрада турында сөйләшәбез.

Тик монда бер каршылык туа, без эстрада җырчыларына мактаулы исемнәрне биреп торуыбызга карамастан, эстрадабыз начар дибез. Шул хәлгә җиттек: эстрада сәхнәсендә чыгыш ясаган җырчыларның вокалы яхшы булганнары үзләрен эстрада җырчысы дип әйттерергә уңайсызлана башлады. 

Инде эстраданы яхшыртырга алындык. Үзгәртергә, янәсе. “Үзгәреш җиле” фестивале - яхшы идея. Өч ел эчендә ул үз юнәлешен билгеләде, үз катнашучыларын булдырды кебек. Шунысы кызык – ул халыктан аерылды. Ягъни, беренче елларда ул тәнкыйтьне күп ишетсә, татар җәмәгатьчелеге тарафыннан шактый кыйналса, быел бу хәрәкәткә битарафлык күрдек. Шулай итеп музыкаль сәнгатьнең халыкка иң якын торган жанрының халык массаларыннан аерылган катламы барлыкка килде. 

Бу фестиваль халык өчен татар эстрадасының стандартларын булдырды. Ул стандартлар дөнья югарылыгында дип уйлыйк – безгә шулай диләр. Ул стандартларны безгә Мәскәүләр ясап бирде. 

Миңа калса, әлеге эстрада стандартларын шушы эстраданы кулланучыларга җиткерү өчен ул стандартларны кулланучыларга якын материалдан – массаларга якын артистлардан ясарга кирәк иде. Ягъни, проектта бер түгел, ун Салават Миңнеханов булырга тиеш иде, анда Илназ Баһ, Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров һәм башкалар җырларга тиеш иде. Анда Салават Зәкиевич үзе катнашырга тиеш иде. Менә булыр иде үзгәреш! 

Кызык бит, әйеме, массаларга хезмәт итүчеләр үз хисабына программа әзерли, шуның белән тамагын да туйдыра, халыкны татарча җыр тыңлатып милләткә хезмәт тә итә. Дәүләт аларга иҗатта ярдәм итми, әмма, хезмәтен танып, аңа атказанган артист исеме бирә. Тик аларның продукциясе сыйфатсыз икәнлеге танылып, алардан читтә стандартлар булдырыла.

Ул стандартларны булдыручылар арасында нибары Раяз Фасыйхов кына халык җыеп концерт куя ала. Әмма бу Раяздан калганнар начар артист дигән сүз түгел. Алар әйбәт, әмма массалар сәнгате – ул башка. Массаларга аларны берләштерә торган җырчылар кирәк. Алар Элвин Грей лейблы кебек ясалма тудырылырга да мөмкин, Тямаев кебек халык арасыннан чыгарга да.

Ә мин татар театрының әлеге массалардан күпфункцияле тамашачы ясавын телим. Ягъни, кичә Элвин җырын сузып троллейбуста кайткан тамашачы иртәгә Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган “Миркәй белән Айсылу” спектаклен карарга театрга килсен. Массалар яраткан артистлар театрда да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100