Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рәмис Латыйпов Ришат Төхвәтуллин турында: Башкортстан санкцияләр кертә күрмәсен!

Ришат Төхвәтуллинның концертын карадым. “Ничек булды, өч кенә сүз белән әйт әле?” дип сорасалар, "аштан кайткан төсле" дияр идем.

news_top_970_100
Журналист Рәмис Латыйпов Ришат Төхвәтуллин турында: Башкортстан санкцияләр кертә күрмәсен!
Мин ул нигә шулкадәр популяр икән дип уйлый идем. Гадәттә эстрадага моңарчы булмаган типаж килеп керә дә, популярлашып китә, чөнки яңалык. Татар эстрадасында Ришат тирәсендәге егетләр күп. Конкуренция зур, әмма аны Ришат Төхвәтуллин җиңеп чыкты. Бөтен концертлары аншлаг белән уза. Концертына баргач, мин аның ник популяр икәнен белдем дип уйлыйм. 


"Импорт" тавыш

Татарның язма теле Казан артыннан, тавышы – Башкортстаннан дигән идем бер. Ришатныкы кадәр киң тавыш татар эстрадасындагы конкурентлары арасында юк дәрәҗәсендә икән шул. Агыйдел суы тавышны шәбәйтә. Мин “чишмә башларыннан ургылып чыккан” дигән кебек озын чагыштыруларны сүккәч, Башкортстаннан галим, шагыйрь һәм журналист Илдус Фазлетдинов “сезнең Татарстанда гына чишмә башы кыска ул, ә бездә башланып киткән җире дә, тәмамланганы да бар” дигән иде. Мөгаен, сулары шулай ерактан ургылып чыкканга тавыш та шәптер.

Татарстанда туган әйбәт тавышлы җырчылар да бар анысы, әмма алар тәрәзә төбендә үскән лимон кебек: сары төстә үзе, исе дә бар, әмма Ташкент лимонына җитми бит инде! Шуңа күрә Татарстан шәп тавышларны Башкортстаннан импортлавын дәвам итсен инде. Санкцияләр генә кертә күрмәсен Башкортстан. Тавышсыз калабыз. Тәрәзә төбендәге вак лимоннарга карап каласы була алайса. Дөрес, һәр кешенең үз зәвыгы, безнекеләрне сүгеп әйтү түгел, бик булдырып җырлый торганнары бар. Әмма озын, моңлы җырларны Ришат шәп башкара. Бишле плюс белән. 

Ришат белән Филүс “Китмә, сандугач”ны башкардылар. Ришатның тавышы турында әйткәннәр белән килешмәгәннәр шушы видеоны карасын һәм тагын кемнең шулай җырлый икәнен исенә төшерсен.



Әбекәйләрнең яшьлек, безнең балачак концерты

Икенче сәбәп - Ришатның сәхнәдә "үз кешебез" булуында. 

Филүс Каһировның да тавышы киң. Әмма анда Ришаттагы кебек гадилек юк. Үзен эре тота. Яки шулай тоела. 

Ришат Төхвәтуллинның концерты миңа яшүсмер чакларымны хәтерләтте. Борынгы заманда авыл клубына килгән җырчылар шундый иде. "Яңалык - әйбәт итеп онытылган иске әйбер" дигән фикер бар бит. Шундыйрак фикер калды.

Элек - агачлар зур, мин кечкенә чакта килә иде җырчылар, халык белән кара-каршы сөйләшеп дигәндәй концертлар куеп китәләр иде. Ул концертлар күршедәге апалар кереп, шулар белән өрекле чәй эчкән кебек якын уза иде. Аннары без кинәт үсеп киттек, заманчалык китте, артистның "сездән - акча, миннән - җыр" дигәне концертка бәреп керде, бәгъзе адәмнәр үзләренең мөнәсәбәтләрен әйтеп үк бирә башлады. 

Мәшһүр җырчыбызның, микрофонын сүндерергә онытып, "бу сарыкларга тагын нәрсә җырлыйм инде" дип әйткәне хакында бик гаҗәпләнеп сөйләп йөргән иде кешеләр элегрәк... Аннары күнектек. Тамашачыга өстен карап сөйләшү культуралы гамәл, ә үзеңне аның хезмәтчесе итеп тоту "колхозниклык" санала башлады бугай җырчыларда. Шуңа да хәзер Тукай клубы залын да җыя алмаган өтерге кадәр генә җырчы да үзен Алланың кашка тәкәсе итеп тота. 

Ә Ришат чын авыл малае шикелле. Шәһәргә укырга киткән студент егетнең шимбә кичендә авылдашларына концерт куюы кебек. Тамашачы белән ике арада бернинди киртәсе юк. Әле үзенең бөтен серләрен сөйли – әти өйләнмәсәң, кайтма дип әйтте, ди. Тамашачы үлеп ярата инде шундый эчкерсезлекне.

Ришат Төхвәтуллинның концертына килгән кешеләрнең күбесе – 40+. Алар элекке концертларга – баянга җырлаган озын, моңлы җырларга, тамашачы белән үз итеп сөйләшкән гади авыл малайларына сусаган. Менә егылып киләләр инде. Ришат җырлый, сәхнә янында әбиләр кыштыр-кыштыр килә, чәчәкләрен сузалар, теләкләрен телиләр озын-озын итеп, аерылып китә алмыйлар. 

Әбиләр үлә инде! Мәхәббәт аңлаталар сәхнәгә менеп!

Ришатның әнисе дә шундый бик гади авыл апасы икән. Гади дә, затлы да, матур, ягымлы апа. Ришатның күп җырлары авторы. Тамашачылар бүләк алып килгән – тәлинкәләр! Бик белеп алганнар бүләкне. Гөбәдия пешереп, сөтле чәй белән сыйлый торган, җылы сүзе белән борчуларыңны тарата торган апа. Чын татар хатыны. Милләткә бер дигән ул үстергән.

Авылы да җырлап тора әле аның - Карамалы Гобәй."ТатЦИК исемендәге" яки "Октябрьнең 30 еллыгы исемендәге" авыл түгел инде бу. 

Ностальжи

Ришат Төхвәтуллинның “Мәхәббәтем” җыры зәк шәп. Андагы шәп скрипка тавышы һәм көнчыгыш мотивлары төркемдәге азербәйҗән егете Дашкын Ибраһимхәлиловның эш нәтиҗәсе икән. Шәп. Бу егет үзе бер казаныш. 

 

Алып баручылары да элекке шул концертлардагы кебек. “Их, Резеда, хәзер кызлар йөри егетләр артыннан! – Китчәле, Артем, оныттыңмыни минем арттан йөргәнеңне. Үпкәләдем!” Һәм Артемына борылып баса. Ностальжи. Прәме күздән яшьләр чыга, борынгы авыл клубындагы концертлар искә төшеп. Типик солянка түгел инде. 

Фәйзи Гаскәров исемендәге бию төркеме килгән... Мин биючеләрнең ут яндырып биегәннәрен яратам. Бу төркем салмак, “агып йөреп” биергә ярата. Хәтта шәрык биюен дә шулай биеделәр. Ришатның җырлары төсле моңлы һәм озын булсын дигәннәрдер инде. Яратмыйм инде болганыбрак йөргән биючеләрне, хәтта бик тигез, дөрес хәрәкәтләнсәләр дә.

"Кире кагылган" егет

Ришат Төхвәтуллин мәхәббәте кире кагылган, яраткан кешесен эзләгән ир образында җырлый. Ә мондый образ гел популяр. "Ласковый май" кебек. Рафаэль Латыйпов беренче альбомы белән ничек чәчрәп чыккан иде. Әнвәр Нургалиев шул образда ничек танылып китте.

Бизәлеш

Һәм аранжировка үз стилендә! Монысы аерым пункт белән билгеләп үтә торган әйбер. Хуҗа Насретдин турында мәзәк бар бит - яхшы әйбер саталар дип халыкны котырткан да, үзе дә ышанып артыннан йөгергән ди Хуҗа. Татар эстрадасында да "Мухин аранжировкасы әйбәт" дигән сүз китте дә, җырчылар берсен-берсе уздырып, шунда чаба, "тыпа-тыпа" дигән шаблон штамповка ясата. Мәрмәр ит үстер дә, иттарткыч аша чыгар инде - шул ук фаршка әйләнә. Әллә нинди матур шигырь язып, чалкан төшәрлек илаһи көй язсаң да, бер кулдан узгач, җырлар бер рәвешле була. 

Мин Ришат Төхвәтуллинның аранжировкаларын кем ясаганын белмим, әмма аның җырлары үзенә ятып тора.

Әбиләре булганда, Ришатка өйләнү куркыныч түгел

Егет җырчыларның бер проблемалы ягы бар. Парлы җырчыларга кагылмый бу - алар шул рәвешчә танылгач, шулай кабул итәләр. Буйдак җырчыны кызлар сырып ала. Ул өйләнә икән, шунда ук популярлыгын югалта да куя. Гаҗәп күренеш инде бу - ул кызлар үзләрен бу егеткә кияүгә чыгам дип уйламый да, әмма өйләнә икән, аны тыңламый башлыйлар. 

Искикткеч популяр Илназ Сафиуллин өйләнүен әйткәннән соң шунда ук юкка чыкты бит. 

Ришат та шуңа күрә кем белән очрашканын әйтми йөри ахыры. Әмма, минемчә, Ришатка "өйләнәм дә, популярлыгымны югалтам" дип куркырга бөтенләй кирәкми. Аның контингенты өйләнүне хуплый торган, “стандарт” кешеләр. Аларның гашыйк булуы яшь кызларныкы кебек түгел. Өйләнсә, популярлыгы артачак кына аның. Әбиләр “башлы-күзле булды Ришат улым” дип балалары туганын көтеп торачак. 
 
Болай ялгыз каз кебек йөрсә, башта гына кызык ул. Алайса әнә Асаф та “быел өйләнәм, киләсе елга тучны өйләнәм” дип ничә ел йөрде. Аннары өйләнде дә бугай өйләнүен – берәүгә дә кызыгы калмаган иде инде ул вакытта.


Дегет

Чулпан Йосыпова дигән җырчыны “иҗатташ дусты” дип тәкъдим иттеләр, ай-яй... ничегрәк әйтергә икән? Миндә бу шундый хис калдырды – мәктәптә югары классларда класс сәгате бара, яшь укытучы укучылар белән кызлар-егетләр арасындагы дуслык, саф мәхәббәт турында сөйләшә. Шул вакытта, сукранып, швабра белән чиләк тоткан уборщица дөбер-шатыр килеп керә дә "аякларыгызны күтәреп торыгыз!" дип кычкырып, идән юа башлый. Вульгар киенгән, төнге клублардагы кебек кыланмышлар белән биергә маташкан, җырларының сүзләрен оныткан һәм бик нык акырып җырлаган Чулпан Йосыпова шундый хисләр калдырды. 

Бәлки Ришатның пиар директоры “моны күрсеннәр дә, безнең югары зәвыклы икәнебезне аңласыннар, татар эстрадасының шушындыйрак икәнен искә төшерсеннәр” дип, контраст өчен керткәндер. Махсус.  

 

"Тыңлачы, сандугач"

Әмма дә күңелне кырды инде “Тыңлачы, сандугач” җырының тексты. Илдар Юзеевның рухы гына чыдасын. Шытыр-шытыр кыра яңа текст. "Кырмачы күңелне" дип кушылып улыйсыларым килеп утырдым. Әгәр сез бу хакта белмәсәгез - исегезгә төшерәм. Беренче продюсеры Рифат Фәттаховтан киткәч, Ришат "Тыңлачы, сандугач"ны җырлый алмый. Җыр текстының хокуклары продюсерында калды. Шуңа күрә Төхвәтуллин җырның сүзләрен үзенчә үзгәртеп җырлый. Струкланмаган такта өстенә утырып шуып төшкән кебек – һәр сүзе шырпы булып кадала тәнгә.

Мин аңлыйм инде, шоу-бизнес – бизнес, бөтен әйбернең бәясе булырга тиеш, безнең халык та шуңа күнегергә тиеш - бушлай берни дә юк... Шулай да, без татарлар да бит инде, бөек миссия дә бар халык алдындагы. Безнең бит милләткә әйбәт булсын дигән омтылышыбыз да бар. “Тыңлачы, сандугач”ны Ришат Төхвәтуллиннан да шәбрәк итеп башка беркем дә җырлый алмый әлегә. Рифат Фәттахов үзе дә җырламый аны, әрәм булып кына ята. Илдар Юзеев язган бит аны! “Ваһаповчылар” үпкәләмәсен, әмма алар арасында да бу җырны башкара алырлык егетләр юк дип уйлыйм. "Үземә дә юк, кешегә дә булмасын" - татар холкы. Татарның бөтен архивы - китаплары, җырлары шулай бикле сандыкта ята - халыкка чыгарырга мөмкин кешеләргә дә бирмиләр, үзләре дә кулланмыйлар. Бу җыр да күгәреп ята.

Ришат Төхвәтуллинга җырны бирмәгәнгә карап, кителеп төшмәде, Пирамида тутырып концерт куя. Китәсе килгән кешене көчләп тотып булмый, берәү дә берәүнең дә колы түгел, барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең генә коллары. Җибәрә дә белергә кирәк китәм дигән кешене. Җибәрә генә түгел, матур итеп җибәрә белергә кирәк. Хәтта Тукай заманындагы авылда әби белән бабай Кәҗә белән Сарыкны да матур итеп чыгарып җибәргәннәр, "без ашаттык сезне" дип, йоннарын кыркып чыгармаганнар. Әле капчык та тоттырганнар кирәк-яракларын тутырырга. Ришатның йонын кыркып җибәрделәр, әмма барыбер яңа мамык үстерә алган... Гаеп үзендә дә булгандыр, анысын да аңлыйм, ничек әйтергә инде... Иҗади кешене бизәп кенә тора ул андый холык. Ул бит яшь. Халыкка хезмәт итәсе кеше. 

Ришат концертына Рифат Фәттаховны чакырам дигән иде... Чакырмаган булып чыкты бугай. Кыскасы, җырчыга үсәргә, өлкәнәергә, балигъ булырга, ә продюссерга бераз яшәрергә кирәк. Икесенә дә киң күңеллелек күрсәтергә кирәк. Инде күпме вакыт узган бит! Күңелеңдә үпкә йөртсәң, тиз картаясың. Дуслашсыннар да димим – анысы башка әйбер, җибәрергә кирәк. Ул шигырьнең авторы булсам, тавышы хөрмәтенә Ришатка бүләк итәр идем. Милләткә хезмәт итсен Илдар Юзеев! 

Аннан килеп, үпкәләгәннәргә су ташыталар, анысы да бар.

Уа ламан-сабара уа гафара инна залика ламин ’азмил-умур

"Үч ‎ алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур ‎ файдалы эштер".‎ ‎Коръән, Киңәш сүрәсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100