Журналист Рәмис Латыйпов: “Көрәшчеләребез бар, батырларыбыз юк, яки Сабан туеның баш батыры – Акча галиҗанәпләре хакында”

12 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Владимир Васильев, Салават Камалетдинов
Федераль сабан туенда ике ел рәттән төп призны жирәбәгә уйнату белән бәйле кызу фикер алышу дәвам итә. Журналист Рәмис Латыйпов "жирәбә гадәте"нең килеп чыгу сәбәпләрен барлый.

Сабан туенда төп призны баш батырга бирмичә, жирәбәдә уйнату – милли көрәшнең традициясен җимерү исәбенә гаделлек урнаштырырга маташу. Ниндидер гаделлек рәвеше урнашкан, әмма халык традициясенең бер чите кителгән. Хәзер милләт сервантында бер чите кителгән “Милли көрәш” бәллүр чынаягы тора.

Ватык савыттан су эчәбез хәзер. Дөрес, ул савытның төбе күптән тишек иде инде.

Мин баш батырның призын тартып алуга каршы. Әмма бу күренешнең каян килеп чыкканын аңлыйм.

Кызганыч, әмма көрәшче “батыр” дип аталса да, батырлык юкка чыгып бара көрәш дөньясында. Акча бөтенесенә дә батыр.

Аек акыл төп приз баш батырга бирелергә тиеш, ди. Элекке традициядә шулай булган чөнки. “Ул фәләнчә тапкыр баш батыр булды инде, аның фәләнчә тәкәсе булган” дигән сылтау белән, яки инде “70 кг үлчәүдәге бичара көрәшченең бер дә тәкә алганы юк, ул да тәкә алсын” дип төп приз – тәкәне жирәбә буенча уйнатмаганнар. Баш батыр берәү генә була һәм тәкә дә аныкы. Унбиш тапкыр җиңсә дә, тәкә - аныкы. Баш батырны җиңәрлек батыр туганчы, аныкы.

Көрәшеп алган тәкәне баш батырдан тартып алу ул көрәштәге көрәшне юкка чыгаруга әйләндерер иде. Бөтен көрәштә дә җиңүчегә приз бар. Көрәштә приз булмаса, ул уенга әйләнә.

Төп призны баш батырдан тартып алу көрәшнең төп канунын боза. Син бөтенесеннән көчлерәк, син – батыр, ә баш батырга бирелгән бүләкне үзе көрәшмәгән кешеләр уйнаткан жирәбә хәл итә.

70 кг үлчәүле кешеләр дә шулай ук көрәшә, аларның да машина отасы килә, гел Раил Нургалиев отмасын дип жирәбә кертелде, диләр. Имеш, 70 кг үлчәүдәгенең 100 кг үлчәүдәгене җиңәрлек көче юк.

Бу бөтенләй акылга сыймый торган чагыштыру. Алайса матурлык бәйгесендә дә параметрларга туры килмәгән, 100 килограммлы туташлар да катнашсын – һәркем үзенчә матур! Бизәнмичә-ясанмыйча, телогрейка белән галуш киеп чыксыннар – табигый матурлыкка ни җитә! 80 яшьлек әбиләрне дә кертсеннәр – хатын-кызның яшен санамыйлар! Ә инде җиңүчене ачыклагач, төп призны жирәбә уйнатып тапшырсыннар. 

Ә инде математика олимпиадасында икегә икене куша белмәгән кеше дә катнашсын - аның башы кечкенәрәк булганга ул гаепле түгел бит инде. Аның организмы шулай гына эшли. 

Кыскасы, “70 кглы баш батыр була алмый” дигән сылтау белән түбән үлчәүдәге көрәшчеләрне өскә күтәрергә тырышу ул көрәшне дә хәлсезләндерә. Батыр икәнсең, җиң 100 кглы үлчәүдәге кешене дә! Авыр үлчәүдә бул идең. Башка спорт төрләрендә дә шулай бит - түбән үлчәүдәге боксерны "ул да тырышып селтәнде" дип колагыннан югары өстерәмиләр.

Көрәштә хәлсезрәк көрәшчеләрне шушылай яклау бәйгене сакаллы хатын-кызлар катнаша торган “Евровидение” конкурсына әйләндерә. Анда да заманында җиңүчене вокал күрсәткечләре буенча билгелиләр иде. Хәзер җиңүчене сәясәт билгели башлады. Әгәр “Евровидение” сәхнәсенә СПИД белән чирләп үлем түшәгендә яткан гомосексуалист кара тәнле кеше чыкса, авызын ачып бер аваз ыңгырашуы белән җиңүче дип табылыр иде.

70 килограммлыларны яклыйбыз икән, алга таба да үстерергә була бу карашны. Нигә үз үлчәмендә батыр калганнар арасында гына уйнатыла соң ул жирәбә? Бөтен көрәшчеләр арасында уйнатылсын – һәрберсе тырышып көрәшә бит. Ә инде җиңелгән икән кемдер, ул бит аның минусы түгел. Хәлсезрәк булганга ул гаепле түгел бит инде, аның да машина аласы килә.

Менә мин шушында кадәр баш батырга төп призны бирүне яклап сөйлим дә, хәзер киресен сукалый башлыйм.

Жирәбә уйнатучылар 70 килограммлыларны яклап әйтүе ул сәбәп кенә дип уйлыйм. Чын сәбәп башка. Жирәбә кертүчеләр аны ачыктан-ачык әйтергә читенсенә генә.

Соңгы елларда көрәш дөньясында көрәш юкка чыкты. Чын дөресе шул. Моңа халык та, Сабан туен оештыручылар да, приз итеп автомобиль уйнатучылар да түгел, көрәшчеләр үзләре генә гаепле.

Төп призны алу өчен көрәшчеләр арасында килешүләр китте. “Мин бу көрәштә сиңа җиңеләм, автомобильне син ал. Ә икенче көрәштә син җиңеләсең дә, автомобиль миңа була”. Көрәш дөньясында шушындый килешүләр пәйда булды. Минем бу сөйләшүләрнең берсен дә шәхсән ишеткәнем юк, әмма килешү бар икәнен бөтен дөнья белеп тора, чөнки көрәш бит мәйданда – бөтен кеше күз алдында бара. Көрәш бара, ә көрәш юк, чөнки җиңүче инде билгеле – нигә көрәшергә?

Бөтен көрәшчеләр дә килешүгә бара димим. Әмма көрәш дөньясында килешеп көрәшүләр барлыгын әйткән, моңа ачыктан-ачык каршы чыккан, көрәшчеләрне чын көрәшкә өндәгән көрәшчеләр бармы? Ә бу дөньяда бөтен әйбер шундый – син тәртип урнаштыра алмыйсың икән, бигайбә - тәртипне бүтән кеше килеп урнаштырып бирә. Көрәшчеләр үз дөньяларын рәткә сала алмаган икән, гафу итегез – Бөтендөнья татар конгрессы функционерлары жирәбә оештырып бирә.

Район сабан туе башланырга бер атна кала “фәлән җиңәчәк, сөйләшеп куйганнар икән” дигән сүз таралган очраклар барлыкка килде. Көрәш карарга җыелган кешеләр шуны сөйләшә иде – фәлән җиңәчәк икән! Чын көрәш 70 кг үлчәү арасында гына бара – алар чынлап көрәшә әле, чөнки алар баш батыр булмасын белә. Шул көрәшне каравы кызык, ә зур үлчәүдәгесе – юк. Чөнки килешеп куйганнар, көч түгәселәре килми, баш батыр инде билгеле.

Ә инде бар иде шундый районнар – анда район башлыгының улы җиңә. Район башлыгы шулай кушкан чөнки! Көрәшүчеләргә бу хакта әйтеп, җиңелүнең бәясе билгеләнеп куелган.

Алдан сөйләшеп, килешеп куеп көрәшүгә бару – батырлыкмы? Юк, билгеле.

Әмма тормышта бөтен әйбер бумеранг кебек. Бер тапкыр сатылгансың икән, син инде сатылгансың. Аны кире кайтарып булмый. Батырлыгыңны акча өчен бер тапкыр саткансың, принципка барып, бу күренешкә каршы чыгып, исемеңне саклап калмагансың икән, димәк, башкаларның сиңа мөнәсәбәте бер тапкыр инде сатылган кешегә кебек булачак.

Баш батырга тәгаенләнгән төп приз – автомобильне жирәбә буенча уйнату көрәшчеләр арасында үзара килешеп көрәшү мөмкинлеген сызып атты. Элек килешү буенча Иван алырга тиеш булса, бүген хәзер алар белми кемнең автомобиль отасын. Белмәгәч, үз үлчәвеңдә батыр калырга тырышырга кирәк.

Жирәбә үзара килешү мөмкинлеген юкка чыгарды. Хәзер көрәшчеләр тырышып көрәшәдер дип уйлыйм – чөнки үз үлчәү авырлыгында җиңгән батырның машина оту мөмкинлеге бар, әмма ул машинаны үзенеке итү өчен көндәше белән килешү мөмкинлеге азрак.

Әмма жирәбә көрәшнең икенче бер читен җимереп төшерде. Баш батырга төп приз булмагач, баш батыр өчен тырышып көрәшүнең бәясе кимеде. Һәм көрәштә ике батыр пәйда булды – берсе тәкәле баш батыр, икенчесе – машиналы батыр. Элек җилкәсенә тәкә күтәргән батыр фотолары гына таралса дөньяга, хәзер машина руле артындагы “жирәбә батырының” да фотосы тарала башлады.

Бөтен дөньясы акчага корылган заманда автомобильле жирәбә батырының бәясе күпкә югарырак халык өчен. Аңа кызыгып карыйлар – машина отты! Ә тәкә нәрсә инде ул хәзерге заманда?

Сүз азагында – тагын бер кат батырлык турында. Минемчә, көрәшчеләр жирәбә системасын юкка чыгара ала. Журналист Лилия Сөнгатуллина яза – жирәбәдә автомобиль откан көрәшче машина ачкычын баш батырга бирсә, дөрес булыр иде, ди. Мин дә шундый ук фикердә. Көрәшчеләр жирәбәдә катнашудан баш тарта ала иде. Яки, жирәбәгә чыккан алты көрәшче, жирәбә кәгазьләрен баш батырга тоттырып, сәхнәдән: “Без жирәбә уйнатуга каршы. Шуңа күрә алты кәгазьне дә баш батырга бирәбез. Машина – аныкы” дисә, жирәбә үткәреп булмаячак. Чөнки аны үткәрүнең мәгънәсе юкка чыга.

Әмма көрәшчеләр бу юлга бармады. Чөнки мондый карарны кабул итәр, үз сүзеңне әйтәр өчен батырлык кирәк. Ә хәзерге дөньяда иң батыры – акча.

Кызганыч, көрәшчеләребез бар, әмма батырлар юк.

Әгәр сезнең дә бу мәсьәләгә карата фикерегез булса, редакция почтасына язып җибәрегез: info@tatar-inform.tatar "Интертат" электрон газетасында сезнең фикерегез дә урын алыр.

Быелгы федераль сабан туе көрәше турында репортаж да укыгыз.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады"

Узган атнада Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте. Лабораториянең остазлары – Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов. Импровизацион спектакль "16+" дип атала. Анда әлеге лаборатория дәресләрен үтүчеләр катнашты. Режиссеры – Андрей Феськов. 

Татар блогерлары

Мөселман яучысы Гөлназ Мөхәммәд: "Ифтарда мода күрсәтү - хата!"

Узган атнада Казан рестораннарының берсендә Fashion Iftar 2019, ягъни модалы ифтар мәҗлесе үтте. Анда мөселман модасы күрсәтелде, дизайнерлар эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Быел чара бик колачлы булып – 500 хатын-кызны сыйдырышлы итеп үткәрелде һәм шуның белән мөселман җәмәгатьчелегенә танылды. Әмма мөселман яучысы, Татарстан мөслимәләре берлеге әгъзасы Гөлназ Мөхәммәд ифтар мәҗлесен мондый форматта үткәрүне дөрес түгел дип саный. Бу фикерен ул “Интертат” аша җиткерә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла