Журналист Лилия Локманова: Ирен буяганчы битне юасы иде

1 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА
"Сукыр күп күрә, чукрак күп ишетә", ди халык. Өйдә бала белән утыргач, көн саен иртән торып эшкә чапмагач, тирә яктагы тишек-тышыклар аеруча да күзгә нык чалына икән. 

Рәхмәт, Универсиада!

Казанга килгәнемә быел июнь аенда төгәл ун ел тула. Дистә ел элек булган башкала һәм хәзерге шәһәрне чагыштыру мөмкин дә түгел инде. Аерма - җир белән күк арасы.  Университетны тәмамлаганчы мин Декабристлар урамында яшәдем. Башта "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы янында, аннан Мәскәү базары каршында. Элеккеге "Дом обуви" тукталышыннан университетка кадәр автобуста 2 сәгатьтән артык барган чаклар бар иде. Сәбәбе - Ленин дамбасында бөке, Колхоз базары тирәсендә бөке, университет янында тагын бөке... Ул чагында әле "Кәҗә бистәсе" метро станциясе ачылмаган. Тик Универсиада шәһәр халкын бу бәлаләрдән коткарды дияргә була. Хәзер Җиңү Проспекты тирәләрен генә "чистартасы" калды. Әмма анда әле бөкеләрне бетерү буенча шактый тир түгәсе. Чөнки "Азино" тирәсендә күпчелек - авыл җиреннән килеп, Казанда төпләнүчеләр. Һәркайсында машина. Йорт ишегалларына керсәң, машинада түгел, велосипед белән дә үтәм димә. Кыскасы, йортлар төзегәндә машина куярга урын булдыру буенча да бераз уйлана башларга кирәк төзүчеләргә.

Бәйрәм узгач ни булыр?

Күңелне тырнаган тагын бер әйбер бар. Дөресрәге, мине әлеге текстны язарга утырырга мәҗбүр иткән проблема да нәкъ менә шул. Казан урамнарында йөргәндә игътибар иткәнегез бармы: безнең шәһәрдә чүп ташларга савыт юк! Берсендә Бутлеров урамындагы бер бинага эш буенча барырга туры килде. Офиска метро белән кайтырга уйладым. Эссе җәйге көн булганлыктан, пластик шешәдә эчәргә су алган идем. Ышанасызмы-юкмы, Бутлеров урамыннан "Кольцо" тукталышына кадәр чүп савыты очрамады! Казан үзәгендә! Башка "караңгы" районнарны әйтмим дә инде... 

Әлеге дә баягы Универсиада вакытында чүп савытлары күренгәләп алды, тик ни сәбәпледер, аннан алар кабат юкка чыкты. Бездә халык шапшак, тәртипсез диләр. Хәзер 80-90 нчы елларда туганнар - җәмгыятьтнең актив өлеше. Алар арасында күпчелек белемле, тәрбияле, Европача яшәргә омтылучылар өстенлек итә. Автобус тукталышында чүп савыты була торып, берәү дә кулындагы билетын тукталышта ташлап калдырмаячак. Икътисади яктан караганда да, җыештыручылар яллаганчы, урна кую кулайрак түгелме?

Бер утыргач языйм инде. Бала чакта минем "Татар халык авыз иҗаты" дигән китап бар иде.  Шунда "Ике сарык юлга чыккан, кулларында - чемодан. Иреннәрен буяганнар, ә битләре юмаган" дигән такмак истә калган. Авиатөзелеш районының кайбер чүплек тирәләреннән узганда никтер минем башта гел шул такмак әйләнә башлый. Шәһәр үзәген матурладылар, ә үзәктән ерак урнашкан районнар, урамнар әле дә читтә кала бирә.






Фикерләр








Татар блогерлары

Салих Гайнетдинов: Көрәштә бүләкне шобага тотып уйнатуны уйлап чыгаручылар көрәшчеләрнең милли генофондыбыз икәнен аңлый микән?

Чабаксарда узган федераль сабан туенда һәм Федераль авыл сабан туенда көрәштә төп приз - автомобильне жирәбә белән уйнатуга, бу лотереяга Татарстан спортчыларын кертмәүгә бәйле гауга дәвам итә. Салих Гайнетдинов Facebook социаль челтәрендә үз фикерен язды. Шуны, аның рөхсәте белән, "Интертат" укучыларына тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла