Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады"

27 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Узган атнада Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте. Лабораториянең остазлары – Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов. Импровизацион спектакль "16+" дип атала. Анда әлеге лаборатория дәресләрен үтүчеләр катнашты. Режиссеры – Андрей Феськов. 
Мин шундый шәп урында булдым. Белгеч түгел, очраклы тамашачы гына идем. Әле дә айнып бетә алмыйм икән, төштә күргән кебек кенә. Ит кортлары тутырылган чүп чиләге, юк, чүп мичкәсенә башым белән төшеп, алтын беләзек эзләп маташтым. Сасып, пычранып беттем. Шул чакта миңа мат, сүгенү сүзләре кычкырып тордылар, башымны күтәрсәм, урта бармакларын күрсәтеп, ахахайлап көлделәр, дәҗҗал-дәҗҗал дип тукмап тордылар, мин чүплектә актарындым да актарындым, үләм дип торам.

Кариев театрында импровизация оештырган кешеләр үз дигәненә иреште - рәхмәт аларга! Алар мине чыгырымнан чыгарды, күңелемне кыйнады, тукмады - алар нәкъ шуны теләгәндер, бәлки. Минем ише үз кабыгына төренеп, җылы, тыныч тирәлектә яшәп ятучыны алды да бәрде башы белән түмгәккә. Әле дә күз алды җем-җем итә.

Артистлары да маладислар. Халык каршына чыгып, түбән тәгәрәгән хатын-кызга гына әйтелә торган сүгенү сүзен кабатлап тору, төрле оятсыз рәвешләргә кереп, сасып бетеп хәрәкәтләнү, гайре табигый тавышлар чыгарып акыру - һәм боларның барысын да бер генә кагыйдәләргә туры килми торган итеп күрсәтү, шулхәтлек шакшылык та дөньяда бар - мә, тыгын шуның белән дип аңлату өчен биниһая зур осталык таләп ителәдер.


Сүгенүне ишеткән бар анысы. Алай нәзберек тә түгелмен. Шулай да... Кеше берәр күренешне оятсыз итеп тоя икән - ул үзе шундый "начар сүз" микән? Бәлки... Бәлки шушы күренеш иң начар тойгыларны тартып чыгаргандыр. 
 
Идән уртасында әвәрә килгән егетләр-кызларның исә чын матурлыкны шулай күрсәтәсе килдеме икәнни... Залда утырган кешеләрне идәнгә атып бәрәселәре килдеме, без шуны аңламый утырдыкмы... белмим. 

Алар матурлыкны күрсәтәсе килеп, ә мин сүгенү сүзләрен генә ишетеп, гайре табигый хәлдә акырынган тавыштан колакларым тонып утырдым, ничарадан-бичара дигәндәй, күзләрем белән матур гәүдә эзләдемме? Татарчалы-русчалы ниндидер бер сүзләр тезмәсе колакны ертты, эленке салынкы егет-кызларның кыяфәте, әллә нинди сәер карашы күзне кисте. Ихластан да, нинди дә булса бер әйбергә эләгеп каласы, "эх, шәп бу " дип гаҗәпләнәсе килгән иде, сокланырлык әйбер эзләдем, чын әйтәм. Таба алмадым бит, нишләтим?! 


Эш сүгенү сүзләрендә, бер үк сүзне мантра кебек күп тапкыр кабатлап торуда гына түгел – гомумән, хәрәкәтләр, күз карашлары ниндидер бер “чертовщина” кебек килеп чыкты бит. Теләсә кайсы хаоста да закончалык була, дип өйрәнгән идек физика дәресендә. Бәлки, биредә закончалык эзлисе булмагандыр – мин белмим. Эзләп тапмагач, минем дә аякларны алдагы урындык өстенә менгереп куясы килә башлады бер мизгелдә. Дәүләт гимнын гыйфрит тавышлары белән җырлый башлагач, бала йоннар үрә торды, ник тиясез инде, эләгә бит үзегезгә диясе килде. Ишетмәсләр иде барыбер. 
 
Залда утырган егетләр – аларын да артистлар дип аңладым – шушы хәлләрдән ахахайлап көлеп, бот чабып, муеннарындагы кан тамырлары шартлыйм, менә шартлыйм дип бүртә-бүртә “тәм таптылар”. 


Дөньяда шундый импровизация дә була икән. Импровизациянең максаты - тамашачыны тигезлектән чыгару, татлы йокыдан уяту булгандыр инде. 
 
Импровизация - сәнгать әсәре, ул башкару мизгелендә туа. Бу артистлар сәнгатьне шулай тоя, мин аңлыйммы-аңламыйммы - анысы минем кайгы... 
 
Миңа исә аңларга тырышып көчәнеп маташмаска иде. Мин аңламаган әйбер дөньяда булмый дигән сүз түгел ич. Җирнең түгәрәк икәнен, Кояш тирәли әйләнүен дә күреп белмим ич. Сүзсез генә ышанырга һәм кабул итәргә. Беркем куып китермәде, үзем теләп кердем, косарлык доза алгач, үзем теләп чыгып киттем - физик көчләү юк, рухи көчләнү-көчләнмәү - минем эш. 

Мин “карт апайдыр” инде, “аңламыймдыр” да бәлки. Тәнкыйтьләвем дә, акыл сатуым да түгел инде. Һәркемнең үз акылы, үз фикере. Бу дөньяда барысына урын җитәрлек анысы. Тик матурлыкның кадерен белү өчен моны да күрергә кирәк иде. Мин бу эшнең ямьсезлек икәненә шикләнмим. Шулай да миңа моны күрү кирәк иде.


"Татар блогерлары" сәхифәсендәге автор фикерләре редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады"

Узган атнада Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте. Лабораториянең остазлары – Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов. Импровизацион спектакль "16+" дип атала. Анда әлеге лаборатория дәресләрен үтүчеләр катнашты. Режиссеры – Андрей Феськов. 

Татар блогерлары

Мөселман яучысы Гөлназ Мөхәммәд: "Ифтарда мода күрсәтү - хата!"

Узган атнада Казан рестораннарының берсендә Fashion Iftar 2019, ягъни модалы ифтар мәҗлесе үтте. Анда мөселман модасы күрсәтелде, дизайнерлар эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Быел чара бик колачлы булып – 500 хатын-кызны сыйдырышлы итеп үткәрелде һәм шуның белән мөселман җәмәгатьчелегенә танылды. Әмма мөселман яучысы, Татарстан мөслимәләре берлеге әгъзасы Гөлназ Мөхәммәд ифтар мәҗлесен мондый форматта үткәрүне дөрес түгел дип саный. Бу фикерен ул “Интертат” аша җиткерә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла