Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Айсылу Хафизова: Мөслимә мәчеттә үз җенесеннән оялырга тиешме?

Журналист, "Идель" журналы баш мөхәррире Айсылу Хафизова Рамазан аенда Казан мәчетләре һәм хәләл кафе-рестораннарга күзәтү әзерләгән. Айсылуның бу язмасы Facebook социаль челтәрендә зур кызыксыну уятты. Автор рөхсәте белән, күзәтүне "Интертат" укучыларына да тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Журналист Айсылу Хафизова: Мөслимә мәчеттә үз җенесеннән оялырга тиешме?

Күңелеңә якын кешеләр белән бергә булганда, Рамазан аенда ураза тотуның барлык авырлыклары җиңелрәк кичерелә. Бу айның һәр кичен бәйрәм итү традициясен мин дүрт ел элек булдырдым. Өйдәге ифтардан соң дус кызым белән үзебез өчен яңа булган берәр мәчеткә бара идек. Һәм ай нәтиҗәләре буенча Казанда хатын-кызлар тәравихы өчен мәчетләр рейтингы төзедек. Өйдә тәравих уку авыр һәм четерекле, буталмас өчен тамгалап барырга туры килә. Ә мәчеттә барысын да имам эшли, сиңа бары тик аңа иярергә һәм Аллаһка табынганда бөтен игътибарыңны тупларга гына кирәк. Шуңа күрә без, эшләүче хатын-кызлар, кайвакыт намаз уку өчен мәчеткә йөрибез. Безгә бу тыелмаган.

Ул вакытта, барыннан да ныграк, Казанның Мусин урамындагы мәчет ошады. Анда барысы да татар гадәтенчә, әбием белән бабам эшләгәнчә, ничектер бик якын иде. Андагы кешеләр миңа аңлаешлы һәм якын иде )90 нче елларда Мәрҗани мәчетендә шундый мохит була торган иде. Ул вакытта анда Рәшидә абыстай Исхакый якшәмбе дәресләре алып барды). Дүрт ел элек Кол Шәриф артык тантаналы булып тоелган иде, анда тәравих та бик озак укыла иде. Ә калган мәчетләрдә һаман шул бер күренеш: хатын-кыз булуың өчен сиңа гафу үтенергә туры килә иде.

Узган елда намаз өчен иң яхшы урыннар рейтингыбызда Апанай мәчете алдынгы булды. Ишек янында үзебезнең татар бабае утыра иде - мәрхәмәтле, аңлый торган, чын бабай. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым дога кылды (хатын-кызлар залында радиотрансляция оештырылган иде). Чиста, тыныч һәм тиз. Ә Галиев мәчете затлы, уңайлы һәм аңлаешлы иде: хатын кызлар залы аста, ирләр залы - икенче катта. Үзәктәге мәчетләрнең бер генә проблемасы бар – ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә керү ишеге уртак. Артта айгырларның түземсезләнеп тояклары белән җирне тырнап торуын мәчеткә кереп як киемен салырга дип иелгән кешеләр беләдер...

Быел мондый чараларда катнашу тәҗрибәм күбрәк булды. Инде республика ифтарына да бармадым, Ярдәм мәчетенә йөрүдән дә баш тарттым (ул миңа ерак урнашкан). Тик күңелне төшергән нәрсәләр барыбер булды. Ифтарларны өйдә түгел, ә “хәләл” ризыклар тәкъдим иткән кафе-рестораннарда уздырдык. Һәм менә нинди нәтиҗәләргә килдек.

Бауман урамындагы “Мәрхәбә” – монда узган елдагы уңай тәҗрибәгә таянып килдек. Бинада йомшак келәмнәр җәелгән иркен намаз бүлмәсе бар. Меню да, хезмәт күрсәтү дә яхшы иде. Ләкин! Бу урын быел "арыган", күрәсең. Намаз бүлмәсенә 5 балл, ризыкларга – 3, хезмәт күрсәтүгә – 1 балл. Ризыклар кыйммәт. Тәравихка соңга калдык. "Мәрхәбә"гә барырга киңәш итмим.

Спартак урамындагы “Мәдинә”. Яшьләр кафесы. Алган ризыкларың өчен ашханәдәге кебек кассада үзең түлисең, ә соңыннан ризыкларны официантлар китерә. Намаз бүлмәсенә – икеле (нибары 3 кешене сыйдыра), хезмәт күрсәтүгә – өчле (кеше күп булганда җитешә алмыйлар һәм елмая белмиләр), ризыкларга – 4: купшы түгел, әмма шактый яхшы (начар нәтиҗәләре булмады диюем). Арзан, тик ифтар вакытында халык гаять күп. Вакыт кичке сигез булуга карамастан, акырып-бакырып һәм чабып йөрүче балалар да бар иде.

Меридиан урамындагы “Итле” кафесы чын бәйрәм булыр кебек иде. Популяр урын, шәп маркетинг һәм супер сайт. Сайттан өстәлгә бронь ясап була, персонал белән дә танышырга мөмкин. Әмма: ике бәдрәфнең берсенең ишеге бикләнми, һәм кешеләр, бикләнә торган бәдрәфкә керергә теләп, чират хасил итте. Ике кешелек өстәлләр юл өстендә урнашкан. Намаз бүлмәсенә 6 кеше сыя. Зал менеджеры елмая да, хезмәт күрсәтә дә белми. Дорфа кыланмый, ләкин бөтен кыяфәте белән сиңа да, синең бу бинада саллы гына күләмдә акча калдырып чыгуыңа да битараф булуын күрсәтеп тора. Монда тагын киләсе килү теләген бетерә. Аннан соң бу хәлне ягымлы, елмаючан официантлар да коткара алмый. Намаз бүлмәсе – 3, ризык – 6 (!), хезмәт күрсәтү – 3 балл. Барырга була, тик Рамазан аенда түгел. Ураза тотучыларга анда бер җылы мөнәсәбәт тә юк – бары тик Джаст бизнес кына.

Мәскәү урамындагы “Тавукс”та бик яхшы. Чын, искиткеч сыйфатлы төрек ризыклары. Урыннар аз, ләкин кеше тулы булганда да бик яхшы хезмәт күрсәттеләр, бар әйберне дә тиз һәм вакытында алып килделәр. Өстәлгә шактый вакыт алдан бронь ясарга кирәк. Һәм бер кеше өчен алдан түләү 200 сум була. Намаз бүлмәсенә 5 кеше сыя. Хезмәт күрсәтү – 5, ризык – 5, намаз бүлмәсе – 4 балл. Бу урынны бик теләп киңәш итәм. Арзан һәм рәхәт.

Мәчетләр

Кол Шәриф үз дәрәҗәсен төшерми. Искиткеч интерьер, чип-чиста келәмнәр. Ягымлы тавышлы, белемле имамнар. Бер тапкыр куллана торган стаканнар һәм сулы кулер бар. Интерьер – 5, чисталык – 5, намаз – 5, су – 5 балл.

Федосеевская урамындагы “Ирек” мәчете. Монда яңа һәм искитмәле матур интерьер. “Хатын-кызлар” балконына менү уңайлы, анда финик җимешләре һәм су шешәләре тора. Бәдрәфе искиткеч, ароматизаторлар һәм башка җайланмалар бар. Намаз өчен кием алып торырга була. Ләкин монда, башка мәчетләргә караганда, имамнар ешрак бутала. Интерьер - 5, чисталык – 5, намаз – 4, су – 5.

Апанай мәчете күңелне кайтарды. Ишек янында төксе йөзле абыйлар утыра. Яндыручы күз карашлары, артык кырыслык хөкем сөрә. Хатын-кызлар өчен намаз урынын ике тапкырга кечерәйткәннәр. Без аннан икенче мәчеткә киттек. Интерьер – 3, намаз – белмибез, су - ???, чисталык – 4 балл.

Мәрҗани мәчете. Кәефне иң нык төшергәне булды! Күңелгә якын бу мәчетнең ишегалдына кергәч тә үзебезне уңайсыз хис итә башладык. Тартынусыз карашларга тарыдык. Ишек катында аяк киемен салып керергә кушып язылган плакатлар ята (болай да билгеле әйберләр турында “кычкырып торган” плакатлар “кермә! үтерә” диебрәк укыла икән). Тик шулай да келәмнәр Колхоз базары урамына караганда да пычраграк иде. Берничә адым атлаганнан соң минем ак оекларым сорыга әйләнде. Хатын-кызлар залында өстәлләр тора (бөтен зал буенча), кикерек исе аңкый, ялгыш кына ниндидер ризыкка бастык. Без ширма артында намаз укырга тиеш идек. Бүлмәләр шулкадәр күп була торып та, халыкны ни өчен хатын-кызлар залында ашатырга кирәк соң? Күңел болгануын чак кына җиңеп, пуля кебек аннан атылып чыктык та, азан тавышы яңгыраганда Нурулла мәчетенә чаптык. Тик Нурулла мәчетендә дә бер генә керү юлы булганга, Галиев мәчетенә киттек. Хатын-кызларга карата артык дустанә карашта булмаган кешеләр анда да булгандыр дип фаразлыйм. Намаз – 0, интерьер – 0, чисталык – минус 5, су – шулкадәр сасы ис аңкыганда аны кем генә эчәр икән?

Галиев мәчете. Анда тәравихне укый алдык. Кулер бар, тик стаканнар юк иде. Интерьер – 5, чисталык – 5, су – 2, намаз – 5.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100