Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Алсу Исмәгыйлева "Татар җыры" турында: "Кеше бакчасына кергән Элвин, "классный пацан" Хәким һәм Данирның табылган чагы"

“Татар-информ” мәгълумат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы “Татар җыры” фестивален күзәтеп, эстрададагы яңа гадәтләрне барларга тырышты.

news_top_970_100
Журналист Алсу Исмәгыйлева "Татар җыры" турында: "Кеше бакчасына кергән Элвин, "классный пацан" Хәким һәм Данирның табылган чагы"

Татар эстрадасы үзгәрми, һаман бер урында таптана, диләр. Үзгәрешләрне күрү өчен “Татар җыры” фестивален ел саен түгел, ун елга бер карарга кирәк икән. Фестивальдә 2008 елда булган идем, инде быел да карау насыйп булды. Баланы 10 ел күрмәгәннән соң аның белән очрашу нинди тәэсир калдыра әле? “Татар җыры” белән дә шулай булды. Үз гомерендә татар эстрадасы турында язып карамаган татар журналисты булып йөрмим әле дип, мин дә тәэсирләремне язарга булдым.

Безнең эстрада картайган

Хәзер 25 яшьлек җырчыларга да 40 яшьлекләрне уйнарга туры килә. 

Беренчедән, сәхнәдә “90нчы еллар стайл” башланды. 40тагыларга яшь чакларын искә төшереп, шоу-бизнеста акча эшләп булганын беренче булып Элвин Грей аңлап алды. 90-2000 елларның иң популяр “Уфтанма”, “Елама, ярсыма”, “Гомерләр үтә икән ул” җырларының аранжировкаларын гына үзгәртте дә, менә сиңа яңа хит. Оттырышсыз вариант!

Быел “Татар җыры” фестивалендә Элвин Грей бу гадәтен дәвам итте: Айдар Галимов бакчасына кереп, “Моңнар кайтсын авылга” җырын өзеп алды. Айдар үпкәләмәсен диптер инде, Радик җырны Айдар абыйсы белән башкарырга булган. “Мин бу җырны җырларга хыялландым”, дигән була. Әзер хитны үзләштерергә кем хыялланмас? Айдар Галимов, җырың китте, әппәр итик.

90нчылар стайлны Ришат Төхвәтуллин да абайлап алган. “Зәңгәр күлмәк кигән, зәңгәр гөлләр сөйгән зәңгәр күзле кызны сагынам” дип моңланган Радик Динәхмәтовны хәтерлисезме? Ришат шул җырны кабатлап җырлады. Һәркемнең матур җыр җырлыйсы килә шул!

Кайчандыр Равил Галиев таныткан “Калдыр, сөю” җырын “Артур, Марат” дуэты кабатлады. Иске стайлга тагын бер плюс.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче мишәр егетләре ди-джей Радик белән Айрат Сафин да нинди якка авышасын яхшы чамалый. 90нчы еллар дискотекасы җырларына охшатып язылган “Ике йөрәк” җырын ничек таныта алдылар! Шул җырга Салаватның “Карлар ява тын гына, күңелем сиңа ашкына, очып-очып, очып-очып кил, иркәм, яннарыма” җырын, ә аннары Айфараның “Әй, кара күз, кара күз, Африкадан мәллә син” җырын ялгап җибәрәсәң, 90нчы еллар татар дискотекасы килеп чыга, “Ике йөрәк” җырының яңа икәне сизелмәячәк тә.

25 яшьлекләргә 40 яшьлекләрне уйнарга туры килә, дидем. Яшь Айгөл Рәхимовага “Татар җыры”нда олы хатынны уйнарга туры килде. Сәхнәдә сикереп-сикереп биеп, халыкны да сикертерлек дәрте, матурлыгы ташып торган япь-яшь кыз, тол хатыннар кебек, "Тагын кышка ялгыз керәмен, кайнар яшем карга тама” дип җырлый. Аның олыларча макияжы, көрән төстәге иреннәре, лакка катырылган чәче әле дә күз алдымда. Җәлләдем шул баланы! Кыска күлмәк киертеп, сәхнәне дер селкеттерергә кирәк аннан! Коллегам Рәмис Латыйпов былтыр ук “Барс-медиа”га яшь кыз алырга киңәш иткән иде. Быел бу ихтыяҗ тагын да кискенләшкән.

Сикерү дигәннән. Килешәсездер, сәхнәдә сикерү ул акча китерә торган физкультура. Мөнир Рахмаев, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов моңа дәлил. Нигә егетләргә сикерергә ярый, ә кызларга ярамый соң әле? Яшь кызларыгызны картайтмагыз, продюсерлар. Яшьләкне барысы да ярата, бу да оттырышсыз вариант.

Аның каруы, “Яшьләр проекты” номинациясендә 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанованы җиңдерделәр. Тагын “мимо”. Ландыш тамашачы өчен – күптән инде, җырчы булудан бигрәк, ир хатыны, өч бала әнисе. Гаилә тормышын инстаграмында күрсәтеп, 179 мең язылучы җыя алган. (Ә дөньядагы барлык татар җырчыларын күрсәтә торган ТМТВ каналыныкы 118 мең генә). Ландыш элекке җете кыз түгел инде. Үзенә дә ханым булу ошый бугай, ягымлы, тыйнак ул хәзер. Яңа имидж булдырсаң, Ландыш яңадан чәчәк атар кебек. 

Татар сәхнәсендә “классный пацан” барлыкка килгән

“Татар җыры” сәхнәсендә күн курткалы, озын буйлы, чибәр, шәп тавышлы яшь егет күренгәч, “Вааау!” дип куйдым. Татарга мондый егет бик кирәк иде. Сүзем Хәким турында. Аның чыгышын концертның иң сыйфатлы номеры дип бәяләр идем. “Татар җыры”на җыелган аудитория да ошатты үзен. Башкалар фонында ул читтән килгән бер йолдыз булып күренде, якын килмәслек егет.

Ә менә Данир Сабиров белән Азат Фазлыев ичмасам – безнең егетләр! Үзебезнең авылдашлар! Мин татарча радиоларны тыңлаштырам, Азатның “Ярат мине” җырын да, Данирның “Татлы гөлем” җырын да ишеткәнем бар иде. Әмма бит радиодан җырчыларның исемнәрен әйтмиләр, шунлыктан “Ярат мине” җырын Фирдүс Тямаев җырлый, ә “Татлы гөлем”не Азат Фазлыев җырлый дип уйлый идем. Тавышлары бертөрле бит! Инде ялгышканымны үз күзләрем белән күрдем, оят булды. Азат, Данир, сәлам сезгә! Сезне радиодан игълан итмиләр, сезгә бу күңеллеме? Ярый хет сәхнәдә күрсәттеләр, шуңа миңа сезне сәхнәдә үз исемнәрегез белән күрү рәхәт булды.

Ә менә “Татар җыры”на репертуар җиткереп барган авторларны атамыйлар да, күрсәтмиләр дә. Аларга күңелле микән?

Авторларга почет юк

“Татар җыры” фестивалендә “авторлар” сүзе өч кенә тапкыр яңгырады. Беренчесе: Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, җырлап бетергәч, җыры авторлары – композитор Эльмир Низамов белән шагыйрә Лилия Гобәевага рәхмәтләрен җиткерде. Икенчесе: Филүс Каһиров, авторларын атамыйча гына, аларга рәхмәт әйтте. Өченчесе: Нәфкать Нигъмәтуллинны игълан иткәндә, алып баручылар “Хәлләрең ничек дип сорама” җырының авторлары Марат Кәбиров белән Ризван Хәкимовны атадылар. Авторлары аталган җырлар чыннан да шәп җырлар иде.

Башка җырларның авторларын атау ояттыр, шуңа әйтмиләрдер. Мин дә, мәсәлән, Азалия җырлаган “Ачулансаң, көнләшсәң дә, сине үбәсем килә, БАРУ ЮЛНЫ беләсем килә” дигән җырның авторын игълан итәргә оялыр идем. “Бару юл”ны аңламавым бер хәл, бу җырны радиолардан ишеткән саен андагы “Падишаһым, бөрчегем минем” дигән сүзтезмәне дә аңламый идем. “Нәрсә икән ул бөрчек? Белмисезме?” дип, кешеләрдән сорап йөри идем. Баксаң, ул “барсигым” дип җырлый икән ул. “Татар җыры” фестивалендә җырны яхшылап тыңлагач һәм “бөрчек”нең “барсик” икәнен аңлагач, күңелем тынычланып калды.

Азалияне “Барс медиа” шул кадәрле танытырга тели, шул кадәрле этә, төртә, һәр радиодан яңгырата, клипларын күрсәтеп ялыктырып бетерде – нигә икәнен һич аңламый идем. Фестивальгә килгән тамашачыларга карагач, аңладым. Араларында “Татар җыры”на статус өчен килүчеләр – күпчелек. Аларга Азат Фазлыевның моңы ни дә, Зөфәр Хәйретдиновның җыры ни. Шоу, сәхнәдә матур кешеләр, бәйрәм рухы булса, шул җитә. Кыйбатлы “Татар җыры” бәйрәм фонын тудыра, ә бай аудитория шул фонда очраша, бу - статусны билгели торган традиция. “Күңелле утырабыз”, - диде кемгәдер “Алтын барс” тапшырырга сәхнәгә чыккан “Нечкәбил”, 11 бала әнисе Лилия Даишева. Азалия “күңелле утыру”ны бизәүче бер фон иде – сәхнәгә чыкты, матур макияжын, чәчен, күлмәген күрсәтер өчен боргаланды-боргаланды да, кереп китте. Сүзләрен мин тыңладым, ә җырын кем ишетте икән?

Татар эстрадасында йолдыз юк

Ул аудитория нәрсә өчен түләп килгәнен шәп чамалый һәм эмоцияләрен дә саран гына белдерә. Алып баручылар күпме генә тырышсалар да, җырчыларга көчле алкышларны сорап ала алмады. Ә менә сәхнәгә бер кеше чыккач, татар эстрадасында йолдыз юк икән дигән фикерем тагын бер кат расланды. “Ак Барс” хоккей командасы уенчысы Данис Зарипов иде ул. Аны кемгәдер “Алтын барс” тапшырырга чакырганнар. Данис Зарипов сәхнәгә чыккач, зал алкышлардан шартлый язды. “Татар җыры” фестивалендә иң көчле алкышларны эстрада җырчылары түгел, спортчы Данис Зарипов җыеп кайтып китте.

Хәер, Данис сүзен татарча әйтә алмады. “Русча әйтәм инде” диде ул. Арткы рәттән “А зря!” дигән аваз ишетелде.

Гөлназ белән Айваз аерылсын!

Быел “Татар җыры”н алып баручылар дүртәү иде: традицион Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров һәм Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов. Рифат белән Рамил турында язарга иртә әле, ә менә Сәфәрова белән Садыйровны аерырга кирәк! Еллар буе һәр концертта һаман бер тема: Айвазның Гөлназдан, Гөлназның Айваздан котыласы килә. Бер-берсенә и төрттерәләр, и төрттерәләр: “Син космоска китеп, кайтмассың дип ышанам, Гөлназ! Син минем янда басып торырга лаек түгел, Айваз!” Бәлки, теманы алыштырырсыз?

Кадрия Рәисовнага сәлам!

Соңгы сүземне, дөресрәге, рәхмәтемне, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәисовнага әйтәм. Кадрия ханым, рәхмәт сезгә! Сез хатын-кызлар форумнарында катнашучыларны калфак кияргә мәҗбүр итеп, ул форумнарда йөрмәгән ханым-туташларны да чыпчык оясы зурлыгындагы калфак киеп йөрергә өйрәттегез! Тамашачылар арасында нәни калфак кигән кызлар байтак иде. Аны киемгә туры китереп, матур аксессуар итеп киеп йөриләр икән. Карап торышка бик күркәм, миңа ошады.

Калфаклы кызларның булуы “Татар җыры” тантанасының үзебезнеке, татарныкы икәненә ишарә иде. Матур бәйрәмнең милли бизәкләре.

Тамашачы бу концертны чыннан да тантаналы чара дип кабул итә. Хатын-кызларның кичке киемнәрдән, иң матур күлмәкләрдән килүе, үзләре белән биек үкчәле түфли алып килеп киеп куюлары моңа дәлил. Хәзер театрга да түфлиләр алып килүче юк. Ә “Татар җыры” маркасын саклый. Һәм саклар дип ышанып калам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100