Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Затлылыктан - биеклеккә, бөеклеккә": шагыйрь Равил Фәйзуллин музыкант Айдар Фәйзрахманов турында

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Равил Фәйзуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы өчен язган мәкаләсендә җырчы, музыкант, Дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның татар сәнгате үсешенә керткән өлешен бәяли.

news_top_970_100
"Затлылыктан - биеклеккә, бөеклеккә": шагыйрь Равил Фәйзуллин музыкант Айдар Фәйзрахманов турында

Айдар Фәйзрахмановның иҗади эшчәнлеген байтак еллар күзәтеп киләм. Аның турында укучылар белән фикер уртаклашып, берничә сүз әйтү теләге күңелемдә күптән йөри иде. Менә форсат-җай чыкты: Тукай премиясенә кандидатлар арасында аның исеме дә бар. Дөресен әйткәндә, Айдар Фәйзрахмановны мин күптән Лауреат дип йөри идем. Белеп җиткермәгәнмен икән. Тирәнрәк уйласаң, тарих өчен кешенең Лауреатлыклары, медал-орденнары, указ-дипломнары мөһим дә түгел. Ахыр чиктә, әгәр кеше шәхес икән, аннан фәкать кыска гына исем кала. Әйтик – Тукай, Сәйдәш, Такташ, Туфан, Яхин, композитор Яруллиннар, Фәнис Яруллин... замандашларыбыздан тагын дистәләгән исем атарга була. Кемгә ничектер, миңа калса, бүгенге сәнгать дөньясында Айдар Фәйзрахмановның да үзенә килешеп торган матур исеме бар. Кайсы киштәдә икәнен вакыт үзе билгеләр.

Айдар Фәйзрахманов – сәнгатебездә уникаль һәм универсаль шәхес. Затлы шәхес. Ул – җырчы, музыкант-композитор, педагог-профессор, җитәкче-әйдәман. Саный китсәң, тагын бар инде аның егет яклары. Рәсмиерәк, төгәлрәк әйткәндә – Айдар Фәйзрахманов бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (заманында бу вазифаны Җ.Фәйзи, А.Ключарев, А.Монасыйпов, И.Шакировлар башкарган), Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле башлыгы.

Айдар Фәйзрахмановның хезмәтләре турында тәфсилләп анализ ясасам, бик күп итеп язарга ди булыр иде. Бу очракта максатым ул түгел. Аның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең берничә үзенчәлегенә генә тукталам. 

Беренчесе – Айдар Фәйзрахманов бүгенге көндә фольклор, үзебезчә әйтсәк, халык музыкасын барлаучы һәм аның сагында торган кеше. Уйласаң, гаят зур һәм җаваплы миссия бит! Бу өлкәдә моңа кадәр дә хезмәт куйган шәхесләребез булды. Галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов, композитор Шамил Шәрифуллин.... Һичшиксез, музыка тарихында аларның өлеше бик зур. Алардан аермалы буларак, Айдар Фәйзрахманов хезмәтенең отышлы ягы шунда – ул борынгы мирасны заманча ысуллар белән бүгенгегә тоташтыра алды. Ничек итеп? Үз кулындагы, үзе җитәкләгән ансамбль белән, бердәм коллектив белән. Халык иҗаты – бөек мирас. Әмма ул үткән мирас. Бүгенге буынга аны яңарак яңгырашта ирештерү кирәк, сандык малын да бер җилләтеп алу фарыз. Айдар Фәйзрахманов, стратегик җитәкче буларак, бу юнәлештә җаен таба алды. Карагыз аның соңгы елларда куйган концерт-тамашаларын! Хикмәт! Анда күз иярмәслек бию-хәрәкәт дисеңме, җыр-көйләрдәге авазлар гармониясе дисеңме, сәхнәдәге төсләр балкышы, егетләр һәм кызларның купшы киемнәре дисеңме! Иң мөһиме, бәлки, шулдыр – бу концертлардан тамашачы рухи күтәренкелек алып, халкыбыз өчен горурланып, ничектер тураебрак, якты йөз белән, рәхмәтле хис белән чыга. Әйе, халык иҗатына очраклы гына килеп булмый, аның белән туарга, яшәргә һәм дә иҗат итү дәрәҗәсенә җитү кирәк. Айдар Фәйзрахмановның үз авызыннан ишетелгән сүзләр бу. «Дөрес юлда син, афәрин!» – дияргә генә кала.

Язу эше кешесе буларак, миңа Айдар Фәйзрахмановның әдәбиятыбызны, бигрәк тә шигъриятыбызны сәхнәдән үтемле һәм акыллы итеп пропагандалавы, халыкка җиткерүдәге хезмәте аеручы якын. Бу бик кирәк һәм саваплы эш. Телебезнең язмышы авыл хәлдә булганда бигрәк тә! Айдар Фәйзрахманов әдәбиятны яхшы белә. Тоемы яхшы, зәвыгы көчле. Ул башкарган әсәрләрнең авторларына карап та моны аңлап була. Безнең чор шагыйрьләреннән – Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Илсөяр Иксанова... Абруйлы җитәкче, музыкант, җырчының сәхнәдән озын-озын шигырь, монологлар укуы бик сирәк хәл. Нәфис сүз сөйли алучыларыбыз бик аз. Айрат Арслановларны сагынабыз... Шөкер, Илдус Әхмәтҗановыбыз бар. Айдар Фәйзахманов та сүз кадерен, татар теле аһәңен дөрес тоемлаучы сәхнә остасы.

Мич башында ятып бүре куып булмый, диләр. Булган рухи байлыкны бүтәннәргә, башка халыкларга да белдерү мөһим. Бу җәһәттән, Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор музыкасы ансамбленең эше аерым хөрмәткә лаек. Кайларда гына булмаган бу коллектив. Ялгышмасам, утызлап илдә чыгыш ясаганнар алар. Кайбер илләрдә өч-дүрт тапкыр. Чит илләргә чыгу кемгәдер бәйрәми сәфәр булып тоелырга мөмкин. Әмма... юл газабы дигән сүз дә бар әле...

Айдар Фәйзрахмановның бер язмасында мондый юллар бар:

«Минем рухи юнәлешем, кыйблам бала вакыттан ук, гаилә учагыннан ук билгеле. Алты балалы укытучылар гаиләсендә төпчек бала булып туып-үсеп, әтиемнең гармунда, скрипкада уйнавы, әниемнең искиткеч моңлы тавышы, өлкән абый-апаларымның узыша-узыша гармунда, мандолинада уйнаулары – барысы да минем бала күңеленә үсенте бирде. Соңрак Арча юлларында очраган җәяүлеләрдән ояла-ояла җырлап йөрүләрем, Илһам Шакиров һәм бары аның тавышы гына күңелемне үксеп елау дәрәҗәсенә җиткерүе, рухымны моңлы, халыкчан итеп формалаштырды. Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Әлфия Афзалова – менә минем рухи чишмә башым. Кем уйлаган, еллар узу белән, Илһам абыйның хәер-фатихасы нигезендә, Габдулла Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясендә җитәкчелектә булырмын дип».

Бу юлларны укыгач Тукай сүзләре дә хәтергә килде: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем.  Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем... Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды...»

Очраклымы, юкмы, гаҗәп аваздашлык. Мин моны хәерлегә юрыйм, Тукай якташына уңышлар телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100